ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә 13 августка барлыгы 17 760 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән арпа – 4968, көзге бодай – 9882, сабан бодае – 1795,борчак – 949, солы 231 гектарда җыеп алынган.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак пунктлары җирләре категориясенең җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәясен бирү турында ХӘБӘРНАМӘ

 

Эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" Бердәм көне кысаларында 19 августта, 14.00 - 16.00 сәгатьләрдә, Яр Чаллы Роспотребнадзор белгечләре территориаль бүлектә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен консультация бирәчәк. Адресы: Яр Чаллы, Нәҗметдинов ур., 14 йорт каб.300.

 

COVID-19 киң таралу һәм дөньяның төрле илләрендә авыру динамикасының тотрыксыз булуына бәйле рәвештә, илгә барыр алдыннан эпидемиологик хәл белән танышырга, билетларны һәм китәр алдыннан берничә көн алдан торак броньларга тәкъдим ителә.

 

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Минзәлә районы территориаль бүлеге эшчәнлеге күпчелек индикаторлар буенча канәгатьләнерлек дип танылды.

Ел саен Россия Федерациясендә "Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" Бөтенроссия конкурсы уздырыла.

 


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 15931 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән арпа-4956, көзге бодай-9476, сабан бодае-1300,борчак-588, солы 231 гектарда җыеп алынган.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе пенсия күләме, стаж озынлыгы, пенсияне китерү датасы һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмыйча, "Кодлы сүз"не кулланып, контакт-үзәкнең телефон номеры буенча алырга мөмкин булуын хәбәр итә: 2-79-27-27.

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге базасында Өлкән кешеләр һәм инвалидларны гомуми тәрбияләү күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International