Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе пенсия күләме, стаж озынлыгы, пенсияне китерү датасы һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмыйча, "Кодлы сүз"не кулланып, контакт-үзәкнең телефон номеры буенча алырга мөмкин булуын хәбәр итә: 2-79-27-27.