Казан буенча:
Болытлы, төнлә аязучан болытлы. Кар, көндез юеш кар белән. Аерым районнарда буран, иртән һәм көндез бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән кискен - 14 м/с, көндез - 17 м/с. төнлә минималь һава температурасы -14..-16˚, иртә белән -8..-10˚ ка күтәрелә. Көндез максималь һава температурасы - 0..-2˚. Юлларда бозлавык.
6 мартта, 8 сәгатьтә, Октябрь мәйданында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм узачак.
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ белән берлектә, АПК өлкәсендә субсидияләр алучылар арасында аноним сораштыру уздыра.
Агымдагы елда сөт продукциясен арттыруга 822 млн. сумнан артык субсидия каралган (шулардан федераль ярдәм – 477 млн.сум, республика ярдәме – 345 млн. сум). Шул ук вакытта сөт сыерларының баш санын арттырган хуҗалыкларга өстәмә рәвештә 314 млн.сум каралган.
Хөрмәтле райондашлар!!
2 мартта, 14.00 сәгатьтә, ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне уздырыла.
02 мартта, 17.00 сәгатьтә, район Мәдәният сараенда эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2021" яшьләр фестивале Гала-концерты узачак.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хәбәр итә: иминиятләнгән затларның стажы турында отчетның еллык формасын иминиятләүчеләр 1 марттан соңармыйча Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга бурычлы.
Минзәлә районы укытучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган "Ел укытучысы-2021" Бөтенроссия конкурсының зона этабында, "Ел укытучысы" һәм "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинацияләрендә катнашты.
Фәнни-тикшеренү һәм фәнни-мәгълүмати эшчәнлекне стимуллаштыру һәм камилләштерү. архив материаллары нигезендә тарихны өйрәнүгә кызыксынуны активлаштыру, шулай ук архив документлары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатларында, "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" ДБУ "Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары" документаль публикацияләр конкурсы уздыра.