Минзәләдә "Созвездие-Йолдызлык-2021" фестиваленең Гала-концерты узачак.

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Быел ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә узучы зур Фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

 02 мартта, 17.00 сәгатьтә, район Мәдәният сараенда  эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2021" яшьләр фестивале Гала-концерты узачак. 
Фестивальнең зона этаплары: 2-3 мартта – Зәйдә; 6-7 мартта - Актанышта; 9-10 мартта - Яр Чаллыда; 13-14 мартта – Чирмешәндә; 16-18 мартта - Биектау райоының Шәпше авылында; 20-21 мартта – Балык Бистәсендә; 24-25 мартта – Апаста; 27-28 мартта - Яшел Үзәндә.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финалы 17-21 апрельдә КСК КФУ УНИКСта уздыру планлаштырыла. 
Фестивальнең финал һәм суперфиналы 11-15 апрельдә Казанда, гала-концерт 16 апрельдә, КСК КФУ УНИКС һәм 24 апрельдә«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International