ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 12 декабрендә илебез Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Россия Федерациясе Конституциясе - Россия хокукый системасының үзәге булган һәм башка кануннарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгеләүче дәүләтнең төп кануны. Бу уңайдан Минзәлә халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече "Сәламәтлек" клубына йөрүчеләр белән бергә Россия тарихында мөһим булган бу бәйрәмгә багышланган әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында өлкән гражданнар РФ Конституциясенең үсеш этапларын, Россия дәүләт символларының барлыкка килү тарихын күздән кичерделәр. Шулай ук алар Конституция тарафыннан гарантияләнгән кешенең һәм гражданинның хокуклары һәм иреге, шулай ук бурычлары хакында белделәр. Әңгәмә аңлаешлы һәм кызыклы формада үтте. Чара ахырында "Әкияти геройларның хокуклары" дип аталган уен-викторина уздырылды, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар нинди персонажларның хокуклары бозылуын аңлатырга тиеш иде. Шулай ук РФ Конституциясе нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен биремнәр үтәделәр.

 


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Лаеклы ялга чыккач та, тыныч кына, бер кешегә дә комачау тудырмыйча, күп еллар үзенең яраткан шөгылен башкаручы – туган як тарихын өйрәнүче, алай гына түгел, шушы юнәлештә күп китаплар авторы Юныс ага Юсупов безнең арабыздан китеп барды.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Закон өлкәсендәге соңгы яңалыклар белән бәйле рәвештә, хокукларны рәсмиләштерү тәртибен шәхси торак төзелеше объектларына гына түгел, бакча йортларына да үзгәрткән, Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итүче күп кенә гражданнар элек теркәлгән бакча йортларын яңадан рәсмиләштерергә кирәкме, дип сорый башлады.

Иркәнәш авыл җирлегендә инвалидлар декадасы кысаларында күчтәнәчләр тараттылар.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Сарман авылы мәдәният йортында авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе уза.

"Әдәби табышмак "бәйгесендә катнашучы Лениногорск,Чаллы,Әтнә,Чистай,Түбән Кама уку йортларыннан килүчеләр иң беренче чиратта педагогия көллиятендә укып чыгучы язучы,шагыйрьләр белән таныштылар.

 


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Шуның аркасында укытучылар үзләренең һөнәри дәрәҗәсен арттыра алдылар, бу киләчәк эшнең сыйфатына һичшиксез уңай тәэсир итәчәк.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Республика мөлкәт казнасы» учреждениесе тарафыннан бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән автотранспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.

ТР Экология министрлыгына табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында күбесенчә “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша укучы балалар яза.

Киеренке көрәштә безнең кызлар бер очкога артта калып, Яр Чаллы шәһәреннән «Нона» командасына III урын бирделәр һәм IV урын алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International