Минзәлә РГВО башлыгы Артур Гафуров һәм хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары составында Минзәлә районы авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыктылар.
«Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 октябрендәге 350-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән, зур иминият стажы булган гражданнарга кагылышлы яңа ташлама каралган.
Татарстан Республикасы буенча Россия МЧС Баш идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлеге (башлыгы - Альберт Тимерханов) "хезмәт 01 тәкъдим итә"дигән иң яхшы стенд республика смотр-конкурсында 1 урынны алды.
Иң кирәкле сораулар: пенсия билгеләү өчен документларны вакытында тапшыру, пенсия рәсмиләштерү, ана (гаилә) капиталы алу һәм аның акчалары белән эш итү. Пенсия фондына кабул итүгә Пенсия фондының рәсми сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша язылырга мөмкин es.pfrf.ru.
2019 елда, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан уртача 1000 сумга артачак. Пенсияләрне арттыру ел саен индексацияләү механизмы ярдәмендә узачак.
Ана булу һәм балачакка ярдәм итү программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологлары Нерике Екатерина Валерьевна, Гатина Марина Васильевна булачак әниләрнең эмоциональ халәтен тотрыкландыру максатыннан дәрес үткәрелделәр.
Начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 25 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән сакланачак: күз күреме начарлану белән буран, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 17 м/с кадәр, юлларда кар көртләре.
Минзәлә муниципаль районының «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти – әниләре ел саен иң тылсымлы бәйрәмгә-Яңа ел бәйрәменә актив әзерләнәләр.
Нәҗмиев Камил Рим улы «Ел лидеры»конкурсының "иҗтимагый проект"номинациясендә җиңүче булды.
Яңа ел балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә күңелле әкият вакыты булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә «Веста» яшьләр үзәге профсоюз оешмасы Минзәлә ТО «Варвара – краса, Озын толым»профсоюз әгъзаларының балаларына Яңа ел әкияте бүләк итте. Матур чыршы үзенең кунакларын бизәлгән залда каршы алды. Музыка, матур бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар, күңелле конкурслар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән балаларда бәйрәм хисе тудырдылар, әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән күңелле очрашулар оештырдылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре искиткеч яңа ел кәефе алды.