Минзәлә муниципаль районының «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти – әниләре ел саен иң тылсымлы бәйрәмгә-Яңа ел бәйрәменә актив әзерләнәләр. Агач остаханәсендә һәм «Кыш Бабай остаханәсендә» үз куллары белән төрле эшләнмәләр һәм бүләкләр ясыйлар. Мондый дәресләр рәсем эшчәнлеге күнекмәләрен алырга ярдәм итә, балаларда сәнгать – иҗади сәләтен, эстетик зәвыкны үстерә.