ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 10 мартта,  ТНВ телеканалында «Новости Татарстана» програмасында бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә. шулай ук шәхси торак төзелеше һәм торак пунктлары чикләрендә ЛПХ алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендәге шәхси торак йортлар һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турында сюжет чыгачак.

 

Пенсияне рәсмиләштерү процедурасын тизәйтү һәм гадиләштерү өчен алдан клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

"Россиянең үлемсез полкы" Бөтенроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә "Россиянең эзләнү хәрәкәте", "Җиңү волонтерлары", "Россия бүген". "Бөек Ватан сугышының үзәк музее" ярдәмендә 15 мартка кадәр "Җиңүчеләрнең оныкчыклары-2020" Халыкара конкурсының читтән торып этабын уздыра.

 

5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы ставка белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.

 

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәр алдыннан 3 нче урта мәктәп укучылары ЮХИДИ хезмәткәрләре җитәкчелегендә автомобиль йөртүче гүзәл затларга сюрприз ясадылар.

 

Кушымта бер үк вакытта пенсионерларда да, пенсия түләүләрен формалаштыра гына башлаган кешеләрдә дә ихтыяҗ тудыра.

 

Һава шартларына бәйле рәвештә, Минзәлә муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оешма, предприятие. учреңдениеләр, авыл җирлекләре катнашындагы Кышкы Спартакиада-2020" уздыру урынын күчерү хакында хәбәр итә.

 

Раушан Сабиров – "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнә, шулай ук 2002-2003 елда туган егетләр һәм кызлар арасында Сургут шәһәрендә узган гер спорты буенча Россия Беренчелеге призеры.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесенә нәтиҗәләр ясауда катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International