ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2020 ел
шимбә

22 октябрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Кәгазьсез бер көн" халыкара экологик акциясе кысаларында оештырылган экосәгать узды.

 


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Бочкарева Пелагия Федоровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле гражданнар! Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә хәбәр килде:

 

                                           Метеорологик күренешнең активлыгы хакында консультация – кисәтү

 

 23 октябрьдә 20.00 сәгатьтән  24 октябрьдә 09.00 сәгатькә кадәр.

 

 24 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда томан булуы көтелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына үзләренең матди-техник базаларын үстерүгә грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсындаҗиңүчеләр турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 178 млн сумнан артык тәшкил итә, шуларның 58%ы — федераль бюджеттан, 42%ы республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

 

Дәүләт Думасы салым чорына 5 млн сумнан артык физик затларның кеременә салымның 13-15 процентыннан артуы хакында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

 

Татарстан Росреестры төзелеш башлаучы һәм кредит оешмалараы вәкилләре өчен укыту онлайн-семинарында катнашты.

 

Аналарның яңа туган баладан баш тартуын булдырмау һәм туучылар санын арттыру буенча "Яңа тормыш - киләчәк өметләр" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге  психологлары булачак аналар белән Минзәлә район үзәк хастаханәсе базасында "Курыкканга - куш " темасына чираттагы дәрес уздырдылар.

 

Быел водозаборны капиталь ремонтлауның  икенче этабында 70 млн сумлык эш башкарылырга тиеш.

 

«Школьный» скверы "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасы буенча төзекләндерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International