Минзәләдә тыл хезмәтчәне Бочкарова Пелагея Федоровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2020 елның 23 октябре, җомга

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Бочкарева Пелагия Федоровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Пелагия Федоровна Минзәлә районы Яңа Колесниково авылында туган. Сугыш чорында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Сугыштан соң балалар бакчасында санитарка булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.

Тормыш иптәше белән 7 бала үстерәләр, бүген аның 7 оныгы 12 оныкчыгы бар. Ялгызы гомер итә.

                               Хөрмәтле Пелагия Федоровна!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны, матур теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телим.

Хөрмәт белән Минзәлә районы башлыгы

Айдар Сәлахов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International