ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, үзаңын һәм шәхси иминлеген үстерү буенча  "Үзебезне һәм дөньяны саклыйк" программасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең гаилә белән эш буенча белгече Наталия Кудряшова "Гаеп нәрсә ул? Нәрсә ул җаваплылык?" темасына чираттагы дәресен уздырды.

 

Үзләренең яраткан шөгылен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зуррак хөрмәткә лаек. Нәкъ шундыйлар өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Хөкүмәте белән берлектә "Татарстан Республикасының гаилә фермерлык династиясе" республика конкурсын игълан итте. Җиңүчеләр 100 мең сум акча алачак.

 

Конкурс шартлары буенча, һәр мәктәп районда яшәүче халыкларның традицияләренә багышланган тамаша күрсәтергә тиеш иде.

 

2 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран булуы көтелә, күз күреме - 1000 метр һәм аннан да түбәнрәк, иртән һәм көндез бозлавык, көчле кискен җил

- 15-17 м/с.

Казан буенча:

Болытлы, төнлә аязучан болытлы. Кар, көндез юеш кар белән. Аерым районнарда буран, иртән һәм көндез бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан  6-11 м/с, төнлә урыны белән кискен - 14 м/с, көндез - 17 м/с. төнлә минималь һава температурасы -14..-16˚, иртә белән  -8..-10˚ ка күтәрелә. Көндез максималь һава температурасы - 0..-2˚. Юлларда бозлавык.

6 мартта, 8 сәгатьтә, Октябрь мәйданында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм узачак.

Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ белән берлектә, АПК өлкәсендә субсидияләр алучылар арасында аноним сораштыру уздыра.

Агымдагы елда сөт продукциясен арттыруга 822 млн. сумнан артык субсидия каралган (шулардан федераль  ярдәм – 477 млн.сум, республика ярдәме – 345 млн. сум). Шул ук вакытта сөт сыерларының баш санын арттырган хуҗалыкларга өстәмә рәвештә 314 млн.сум каралган.

Хөрмәтле райондашлар!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International