ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гаилә фермер династияләре конкурсына гаризалар кабул итә башлады

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Үзләренең яраткан шөгылен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зуррак хөрмәткә лаек. Нәкъ шундыйлар өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Хөкүмәте белән берлектә "Татарстан Республикасының гаилә фермерлык династиясе" республика конкурсын игълан итте. Җиңүчеләр 100 мең сум акча алачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаризаларны һәм документларны 21 мартка кадәр кабул итә. Адресы: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре,  Федосеевская ур.,  36 нчы йорт, 3 этаж, 309  нчы кабинет, эш көннәрендә -  9.00 - 16.00.

Конкурс буенча мәгълүмат алу өчен телефоннар 88004441670, (843)221-76-53, 221-76-55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International