Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе исегезгә төшерә, үзизоляция режимын сакларга кирәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Имин булмаган метеорологик күренешләр:
6 апрельдә кичен 7 апрель тәүлеге буенча сакланып, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән кискен җил булуы көтелә (Казанда 18 м/с). Төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык булуы ихтимал.
2020 елдан ана капиталының суммасы арту сәбәпле элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр итә, 2020 елның апреле өчен татарстанлыларга социаль түләүләрне, пособиеләрне һәм пенсияләрне вакытыннан алда түләячәкләр.
4 апрельдә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аграрийлар каршына гадәттәгечә ике тапкыр түгел, ә өч чабудан терлек азыгы әзерләү бурычын куйды.
4 апрель 2020 ел., шимбә

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә.
Язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын модернизацияләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Хөрмәтле Минзәлә шәһәре халкы!
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 2020 елның апреленә татарстанлыларга пособиеләр һәм социаль түләүләр, пенсияләр вакытыннан алда түләнәчәк.