4 апрельдә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аграрийлар каршына гадәттәгечә ике тапкыр түгел, ә өч чабудан терлек азыгы әзерләү бурычын куйды.
«Ә моның өчен үләннәрне үзвакытында азотлы ашламалар белән тукландырырга кирәк. Иртә язда гына түгел, һәр чапкан саен". - диде аграр министр һәм киңәшмәдә катнашучылар - район башлыклары һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе началникларына - әлеге бурычны хуҗалык җитәкчеләренә һәм фермерларга җиткерергә кушты.