ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Минзәлә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшлә бүлекчәсе белгече Наталия Кудряшова балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын күтәрү, шәхси сакланганлыгын үстерү буенча "Үзебезне һәм дөньяны саклыйк" эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында 17 майда билгеләп үтелүче Халыкара балалар ышаныч телефонына багышлап "Моны белү мөһим!" стенды әзерләде.

 

18 майдан Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе һәм ТР буенча Кадастр палатасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бердәм кайнар элемтә ачалар. Әлеге элемтә ике атна дәвамында - 29 майның 8.00 - 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

 

Бүген, 15 майда, БМОның Генераль Ассамблеясе билгеләгән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  "2019-2024 елларга Татарстан Республикасында "Агростап" проекты буенча крестьян-фермерлык хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү" ведомство программасы буенча грант бирү өчен крестян фермерлык хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс нәтиҗәләрен чыгару турында хәбәр итә.

Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе" ФДБУ мәгълүмате буенча:

15, 16 майга Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация - кисәтү

 

Минзәләдә озак еллар иңне иңгә куеп яшәүче гаиләләр шактый. Бергәләп хезмәт итү бәрабәренә муллыкка ирешкәннәр, акыллы ул һәм кызлар тәрибяләп үстергәннәр. Шундый гаиләләрнең берсе - Мирзанур һәм мөнәвәрә Минһаҗевлар.

 

Агымдагы елның апрелендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан хокукларга дәүләт теркәвен туктатып тору турында 0,26% карар чыгарылды. Бу 2020 елның мартына караганда 60%ка кимрәк.

 


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Беренче графа-хуҗалыклар, агрофирмалар исеме, икенче-шул хуҗалыкта хезмәт куючы механизаторның исем фамилиясе, өченче –механизатор эшләгән трактор һәм чәчү комплексы, дүртенче-язгы чәчүдә ничә гектар чәчү чәчкән(гектарларда) Мәгълүматлар 14 майга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International