Тугрылык, үзара аңлашу һәм мәхәббәтне саклап калган гаиләләрдә иминлек һәм бәхет хакимлек итә

2020 елның 15 мае, җомга

Минзәләдә озак еллар иңне иңгә куеп яшәүче гаиләләр шактый. Бергәләп хезмәт итү бәрабәренә муллыкка ирешкәннәр, акыллы ул һәм кызлар тәрибяләп үстергәннәр. Шундый гаиләләрнең берсе - Мирзанур һәм Мөнәвәрә Минһаҗевлар.

Алар икесе - шәһәрнең хөрмәтле кешеләр: Мөнәвәрә Бариевна балалар бакчаларында 40 елга якын хезмәт куйган. Заманында татар теле төркемнәре ачылуга үз өлешен керткән. Ә Мирзанур Миргалявович - ТРның атказанган урманчысы. Урман хуҗалыгында төрле вазыйфаларда дүрт районга хезмәт куйган кеше. Бүгенге көндә ул - "Кедр" аучылык хуҗалыгы директоры.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-semyakh-sokhranivshikh-vernost-vzaimoponimanie-i-lyubov-tsaryat-blagopoluchie-i-schaste

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International