Шәһәребезнең көнчыгышындагы Энтузиастлар, Новая, Мелиораторлар кебек урамнар чолганышына туры килгән ишегалдында урнашкан балалар мәйданчыгы ул. Шундый тыныч урын. Якын-тирәдәге шәхси йортларда яшәүчеләргә менә дигән ял почмагы. Әлеге балалар мәйданчыгы шәһәр Советы депутаты Флүн Гәрәевкә беркетелгән. Ул үзе дә шушы тирәдән ерак тормый.
Балалар мәйданчыгы янәшәсендә яшәүче Мансур Нуртдинов (“Рыбак” оешмасы җитәкчесе) биредә нинди эшләр башкарылуы турында болай диде: – Әлеге мәйданчык якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләрнең генә түгел, кунакка кайтучы балаларның да яраткан урыны. Безнең оныклар да шушында уйнарга ярата. Мәйданчыктагы уен элементлары ремонтланды, матур төсләргә буяп куелды, ком кайтарылды, төзекләндерү эшләре дәвам итә.
акцент
“ЕДИНАЯ РОССИЯ” партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе тарафыннан башланып киткән “Уңайлы ишегалды” проекты кысаларында депутатлар инициативасын менә шулай башка минзәләлеләрнең дә күтәреп алуы шатлыклы хәл. Ни дисәң дә, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен бит болар.