Бер эштә дә сынатмый

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Рим Галиев әти-әнисе үрнәгендә кечкенәдән Аю авылының гүзәл табигатенә гашыйк булып үсә. Шуңа аның мең мәшәкатьле тынгысыз якларыннан курыкмый, мәктәпне тәмамлауга күп уңайлыклары белән үзенә ымсындыр­ган шәһәр ягына юл алмыйча, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керә. Армия сафларында Ерак Көнчыгышта элемтәче булып хезмәт итә. Укуын төгәлләп берара орлыкчылык буенча агроном булып эшләп ала да, авылда төпләнеп кала. Ул чактагы “Якты юл” совхозында звено җитәкчесе, ындыр табагында мөдир бу­лып хезмәт куя. Совхозда Т-4 тракторына утырып эшли баш­лый, чәчүен чәчә, культивацияли. Аннары Т-150К тракторын 5 ел иярли. Хәзер менә 10 елдан артык МТЗ-1221 тракто­рында хезмәт куя. Рим һәрчак хезмәт юлында тырышлыкны юлдаш итә. Хуҗалыкта нинди эш тапшырылса, шуны тиз һәм сыйфатлы үтәү өчен үзе идарә итә торган МТЗ-1221 тракто­рын һәрвакыт төзек тота, эш сәгатьләре белән исәпләшми. Уңган механизатор язгы кыр эшләрендә катнаша, аннары җәмәгать терлекләренә печән хәзерли. Урып-җыю башлан­гач салам төрүдә хезмәт куя. Кышын фермадан тирес чыгара.

Гаиләсендә дә ышанычлы терәк ул. Тормыш иптәше Аль­мира ханым мәктәптә балаларга белем бирә, Рим хәләле белән бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, аның үз гаиләсе бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International