Калморза авылы янындагы басуда Президент белән кыскача очрашуны район башлыгы Айдар Салахов башлап җибәрде. Ул Рөстәм Миннехановны урак барышы белән таныштырды, районда дәүләт программалары үтәлешен бәян итте. Президент өчен әлеге очрашуның бик мөһим икәнен аңлау өчен басуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан тыш, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ААҖ “Сетевая компания” генераль директоры Илшат Фәрдиев (аның кул астындагы булган “Агросила Групп” быел Николаевское һәм Кадрәк хуҗалыкларын үз канаты астына алды), Дәүләт Советы депутатлары Илдар Гыймадиев һәм Алмаз Шәрипов (алар безнең районда инвесторлар да) һәм “Татреспотребсоюз” рәисе Мәхмүт Фаттахов (ул безнең районга урак чорына җаваплы итеп билгеләнгән) булуларын әйтү җитә. Президент килгән көнне районда уракның дүрттән бере тәмамланган иде. Газета басарга әзерләнгәндә районда 30 процент игеннәр суктырып алынды. Шуңа Марат Әхмәтов райондагы эшләргә бәя биргәндә динамика әйбәт, диде. Марат Әхмәтов район игенчеләрен шулай ук кыска вакытта көзге культуралар һәм арпаны сугып бетерергә чакырды. Бу максаттан барлык автотранспортны да басулардан ындыр табакларына, аерым мәйданчыкларга ашлык ташуга мобилизацияләргә кушты. Район аграрийлары аның көзге чәчүдә куллану өчен ашлама алырга президентның 1 млрд сум акча бүлеп бирүен әйтүен хуплап каршы алдылар. Марат Әхмәтовның тагын бер яңалыгы авылда мал тотучыларның күңеленә хуш киләчәк: Татарстан хөкүмәте йортларында савым сыеры тотучыларга 1 башка 3 әр мең сум, ә кәҗәләргә 1 әр мең сум субсидия бирәчәк.
Президент белән очрашудан файдаланып район вәкилләре аннан төрле өлкәләрдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Нәсим Дәүләтов (сүз уңаенда әйтик, очрашуда ул үстергән яшелчәләрдән күргәзмә генә түгел, ризыклар да әзерләнгән иде. Рөстәм Миннехановка яшелчә саклау һәм эшкәртү өчен комплекс төзүне махсус программага кертүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук яшелчә саклагыч янына кадәр асфальт юл салу проблемасын да күтәрде. Фермер Геннадий Маслаков үзенең 100 гектарда экологик чиста бөртекләр үстерүен сөйләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин шәһәрдәге балалар бакчаларының иске бинада урнашуын искәртеп, яңа бакча салу программасы ачылмасмы дигән үтенечен җиткерде. Район үзән хастаханәсе баш врачы Илдар Мансуров кабул итү-диагностик бүлекне ремонтлауны республика программасы аша финанслау мөмкинлеге белән кызыксынды. Мәдәният бүлеге начальнигы Энҗе Хәкимова мәдәният йортын, ә ветераннар советы рәисе Заһир Зыятдинов шәһәрдә өлкән кешеләрнең күп яшәвенә басым ясап, мунчаны ремонтлауга финанс ярдәм сорады.
Президент минзәләлеләр мөрәҗәгатьләрен игътибар белән тыңлады, тиешле хезмәтләргә әлеге проблемаларны тирәнтен өйрәнергә кушты, ярдәм итү җаен эзләрбез диде.
Комбайнчыларның ярыш шартлары
Районыбыз урып-җыю вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу максатыннан комбайнчыларыбызны бүләкләү турында район башлыгы Айдар Салахов карар кабул итте.
Ашлык җыю комбайннарында суктыруда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга район башлыгының өстәмә премияләре биреләчәк. Бу кызыксындыру чарасы хезмәт җитештерүчәнлеген һәм механизаторларда матди кызыксынучанлыкны арттыру һәм игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу буларак кулланыла.
Беренче графа – комбайн маркасы, икенче – шул комбайнның суктыру йөкләмәсе (тонналарда), өченче – премия күләме (сумнарда)
“Лексион-540” 1500 5000
“Нью Холланд”, “Тукано” 1300 5000
“Акрос, “Палессе”, “ДОН-1500” 1000 5000
“Нива”, Енисей” 800 5000
Районыбызда быелгы уракта 92 комбайн катнаша. “Органик групп-Чулман” агрофирмасында иң зур көчәнеш бер комбайнга 689,9 гектар туры килә. “Калинин” һәм “Николаевка” хуҗалыкларында бер комбайнга көчәнеш – 607,1 га, “Калморза”да – 600, “Органик групп- Минзәлә” агрофирмасында – 599,3, “Туган як” агрофирмасында – 482,8, “Әнәк” агрофирмасында – 458,8, КФХларда 295,1 гектар туры килә. Ә бер комбайнга иң аз көчәнеш “Заиковский” хуҗалыгында, аларда исә бу сан 272,9 гектар туры килә. Бу турыда район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Илгиз Ханов хәбәр итте.