“Түземле кургаш солдатым минем”, - эшмәкәр Роза Габидуллина алты ел буе яшәү белән үлем арасында булган Илья Гусевка шулай дип дәшә. Дөрестән дә, нәкъ шушы ханым бу гаиләне бер генә минутка да ташламады, хәзер дә бездән, минзәләлеләрдән, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Мензела.ру сайтында һәм Мензелинск news – Мензеля Татарстан ВКонтакте төркемендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүгә, эшмәкәр Дамир Каюмов шунда ук ярдәмгә ашыкты, үсмер өчен кирәкле ятак үлчәмнәрен алды. Ярдәм килеп иреште, соңгысы гына булмасын иде. Ильяга урамга чыгу өчен подъездга пандус кирәк. Бәлки ярдәм итүчеләр табылыр?