Иркәли һәм сөя «Кояшкай» нурлары

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Лагерь капкасын ачып керүгә үк кулларына эш корал­лары тотып, җыештырып йөргән балалар күзгә чалынды. Һәркем нидер эшли, тырыша. Соңыннан белдек: бүген биредә «Бизнес көне» икән.

Ирина Секунова (өлкән вожатый):

– Тәрбиячеләр, вожатыйлар кушкан эшне үтәп, һәр бала үзенә махсус лагерь акчасы эшли. Соңыннан әлеге акчаларга кайбер балалар лицензия сатып алалар һәм матурлык салоны, уен бүлмәсе, кинозал ачалар. Кайда нинди салон ачылу турында игълан бирәләр, ә калган балалар исә анда акча түләп керә. Гомумән, һәр көнне мавыктыргыч итеп уздырырга тырышабыз. Кызу көнне үткәргән «Н2О көне», ягъни су көнен, бик яратты балалар. «Дөнья халыклары фестивале»ндә исә һәр отряд нинди дә булса халык, аларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, киемнәре белән таныштырырга тиеш иде. Болардан тыш көн саен спорт ярышлары, дискотека уза. Балалар белән паркларга чыгабыз, Яр Чаллыдагы аттракционнарга ба­рабыз.

Лагерь 21 көн дәвамында өчәр сменада балаларны кабул итә. Бирегә шәһәрдән генә түгел, ә районыбыз авылларыннан да киләләр. Алар өч отрядка бүленә, һәр отрядка бер тәрбияче һәм вожатый беркетелә. Балалар уңайлы шартлар булдырылган корпуста торалар. Мунча һәм душевой кабиналарда җылы суның бетеп торганы юк диделәр безгә. Лагерьның даими пешекчеләре На­дежда Муллина, Венера Гильмуллина, Татьяна Мартыно­ва ял итүчеләрне көн дәвамында 5 тапкыр кайнар аш, яшелчә салатлары, камыр ризыклары белән сыйлыйлар.

Без лагерьда булган көнне район үзәк хастаханәсеннән табиблар килеп, балаларга сәламәтлекне ныгыту һәм профилактикалау буенча киңәшләр бирде. «Юнармия» хәрәкәте (җитәкчеләре Андрей Титов) егетләре дә ла­герь белән якыннан танышып китте.

Лагерь начальнигы Радик Хафизов исә лагерьның мат­ди-техник базасы, төзеклеге, балаларның иминлеге өчен җавап бирә. Быел лагерьны ремонтлауда балалар бакча­лары, иҗат йорты, мәктәп хезмәткәрләре зур көч куюын әйтеп китте ул. Индира Газизуллина:

– Лагерьга мин быел беренче т апкырын г ына килдем. Әлеге лагерьны сайларга миңа дусларым киңәш итте. 2 нче сменада бик күңелле ял иттек, дуслар таптым. Бигрәк тә эстафеталар, спорт чараларында катнашу ошады миңа.

Татьяна Назарова:

– Монда мин икенче елын ял итәм. Көн саен кызыклы чаралар уздырыла. Кызу көндә комнан замок ясадык, ис­киткеч килеп чыкты ул. Ә «Урман көнендә» отряд белән миңа табигый материаллардан күлмәк тектек һәм «Урман патшабикәсе» образына кердем. «Мәрхәмәт көнендә» исә лагерьдагы һәркем бер-берсенә мәрхәмәт хатлары язды, ул хатларны истәлек итеп сакларга сүз куештык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International