акцент
Гомуми йортны карап тотуга кулланылган салкын су белән электр энергиясенең суммасы ай саен үзгәреп торучан булмый һәм ул шушы торак мәйданында ничә кеше яшәгәненә бәйле түгел.
“Гомуми йорт ихтыяҗлары” дигән графа урынына “Торак йортны тоту өчен салкын су” дигән хезмәт пәйда булды.
Искәртеп үтик, элек ОДН болай исәпләнә иде: бөтен йорт кулланган гомуми күләм белән учет приборлары күрсәткечләре суммасының аермасы шушы күпкатлы йорттагы фатир хуҗаларына бүленде.
Шушы үзгәрешләр уңаеннан “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр” АҖнең икътисад һәм прогнозлаштыру буенча директор урынбасары Сәлимә Габдрахманова түбәндәге аңлатманы бирде:
– Гомуми йорт ихтыяҗлары өчен түләү торак хезмәте күрсәтү төренә, ягъни “йортны карап тоту”га күчте. Торак бинаны карап тоткан өчен түләү составына күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тотуга кулланылган салкын суга һәм электр энергиясенә булган чыгымнар кертелә.
Гомуми йорт ихтыяҗларына күрсәтелгән хезмәтләргә түләү күләме һәрбер күпфатирлы йорт өчен аерым, ул теге яки бу конкрет күпкатлы йортның төзеклеге дәрәҗәсенә, торак һәм торак булмаган биналар гомуми мәйданының гомуми файдаланудагы урыннарның гомуми мәйданына карата булган нисбәтенә карап билгеләнә. Исәпләү ясауга күпкатлы йортта ничә кеше яшәве һәм пропискада ничә кеше булуы йогынты ясамый.
Шәһәребезнең Изыскательләр урамындагы 3/3 йорты мисалында торак йортны тоту өчен ике төр хезмәт буенча исәпләүләрне китерәбез:
|
Услуга |
1 комнатная кв. (32,06 м2) |
2 комнатная кв. (48,04 м2) |
3 комнатная кв. (58,80 м2) |
|
Электроснабжение на содержание жилого дома |
9,62 руб./в месяц |
14,41 руб./в месяц |
17,64 руб./в месяц |
|
Холодная вода на содержание жилого дома |
3,53 руб./в месяц |
5,28 руб./в месяц |
6,47 руб. /в месяц |
безнең өстәмә
“Бердәм исәпләү үзәге” ҖЧҖ 2017 елның гыйнвареннан счет-фактурада “Торак йортны тотуга электр белән тәэмин итү” дигән хезмәтне исәпли башлады. Әмма гыйнвар аенда ЕРЦ исәпләп җибәргән әлеге исәпләү программаның төзек булмавы аркасында дөрес башкарылмаган. Шуңа күрә февраль аенда әлеге хезмәт төренә кабаттан исәпләү ясалган.