«Язгы каникуллар»

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Минзәлә районында 2 ай эчендә Чаллыда яшәүче 1 бала юл һәлакәтенә эләкте. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 16 яшькә хәтле 53 балага «Тукта, синең тормышың куркыныч астында» дигән карточка бирелде.

2017 елның 2 аенда Татарстан Ре­спубликасы юлларында балалар кат­нашы белән 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда ике бала үлгән, 67 бала травма алган. Узган ел белән ча­гыштырганда юл-транспорт һәлакәте кимегән, зыян күрүчеләр – 18 гә, үлүче балалар саны шул килеш – икәү калды.

Юл-транспорт һәлакәтенең 87%ы өлкәннәр гаебе белән килеп чыга, 13% – балаларның саксызлыгы аркасын­да, әмма ничек кенә булмасын, бала кагыйдә бозган икән, өлкән кеше гаепле. Гомумбелем бирү оешмаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профи­лактик әңгәмәләр үткәрә. Педагоглар белән юл хәрәкәте куркынычсызлы­гын тәэмин итү буенча киңәшмәләр мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәгариф бүлекләрендә үтә.

Бу чорда юл-патруль хезмәте на­рядлары урам чатларында юл йөрү кагыйдәләрен бозган, автомобиль- ләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле булган, шулай ук җәяүлеләргә өстенлек бирмәү факт­ларын ачыклаган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре игъти­барыннан юл йөрү кагыйдәләрен исәпкә алмаган кечкенә җәяүлеләр дә читтә калмый. Алар тарафыннан юлны кичү кагыйдәләрен бозган факт­ларны полицейскийлар яшь инспек­торлар белән берлектә тикшерәчәк. Җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында мәгълүматлар алга таба алар белән профилактик эшләр алыпбару өчен уку йортларына җибәрелә. Балаларның машина тәгәрмәче астына эләгүнең төп сәбәбе булып юлны ти­ешсез урыннан чыгу, куелган машина­лар арасыннан кинәт юлга килеп чыгу, светофорга игътибар итмәү тора.

Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә һәм торак пунктлар­дан тиешле яктылык булмаган шарт­ларда йөргән җәяүлеләр үзләрендә ут кайтара торган элементлар бул­дырырга һәм машина йөртүчеләргә күренерлек булуын тәэмин итәргә тиешләр. Юлны бары тик тиешле урын­нан гына һәм машина йөртүче юл бирәсенә ышанган очракта гына чы­гарга кирәк.

Шуны онытмаска кирәк, 12 яшькә кадәрле балалар автомобильдә бары тик махсус җайланмалар белән генә йөртелергә тиеш (балалар авто-крес­лосы) ул баланың буена һәм авырлы­гына тәңгәл килергә, ә 12 яшьтән өлкән балалар эләктерелгән куркынычсыз­лык каешлары белән булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International