Иркәнәшне туган авылыдай якын күрә

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Иркәнәш башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылар өчен көтеп алынган кунак түгел, ә үз кеше Равил Миңнехуҗин.

“Туган мәктәбеңә ярдәм ит” акция- се кысаларында ел саен беренче класс балаларына гына түгел, бар­лык башлангыч классларга бүләк әзерли ул. Быел Иркәнәш авыл җирлеге территориясендәге барлык мәктәпләрдәге 14 укучының өчесе (беренче класслар) өчәр мең сум, ә калганнар икешәр мең сум бүләк ал­дылар. Аларның укытучылары да буш калмады.

Равил Миңнехуҗин тарткалашып торганга гына Иркәнәш мәктәбе моңарчы югарырак статуста йөрде. Авылларда мәктәп яшендәге балалар бетү укытучыларга гына түгел, җирлек администрациясенә дә проблемалар тудыра башлады. Әлегә демография һаман да түбән тәгәри бара шул... Ра­вил Миннехуҗин гына хәл итә торган проблема түгел бу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International