Тезелеп киткән кибетләр рәтендә урнашкан Горторгның 13 санлы азык-төлеккә бай кибетен, анда ит чабучы булып хезмәт куйган киң күңелле, тырыш Салихҗан ага Хуҗинны өлкән буын вәкилләренең күбесе хәтерлидер. Шулай ук аның сөт кибете янында кайнашканын күрүчеләр, кибетнең әйләнә- тирәсен чип-чиста итеп җыештырып куюына сокланып караучылар да аз булмагандыр.
Бүген исә Салихҗан ага улы белән үз өйләрендә тыныч кына гомер кичерәләр. 84 яшьтә булуына карамастан, җитез хәрәкәтле, җор телле, кирәк икән татар, кирәк икән рус телендә иркен аралашучы Салихҗан ага үткән тормышы хакында, әле кичә генә булган кебек, ачык итеп сөйли. Сөйләве генә җиңел, ә бит язмыш аны һәрвакыт башыннан сыйпап тормаган.
Салихҗан ага тумышы белән Азнакай якларыннан. Бала чагы сугыш елларына туры килә, әтисе фронтка китә һәм шунда мәңгелеккә ятып кала. Илдә тынычлык урнашып, тормышлар җайлана башлады гына дигәндә, каты авырудан әниләре вафат булып, ике апасы белән ятим кала.
– Бервакыт, авылга килеп, шахтада эшләргә кешеләр җыя башладылар. Авылдаш егетләргә ияреп, мин дә теләк белдердем, аннан соң поездга утырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җиргә юл алдык. Кайбер егетләр бару юлында ук качтылар, кайберләре эшнең авырлыгына түзә алмыйча китте. Качкан кешеләргә закон кырыс булды – аларны дүртәр айга төрмәгә ябалар иде. Шахта манный боткасы түгел – эш авыр, русча бер сүз дә белмим, тору – баракта. Башка юл юк дип – түздем. Начар гадәтләр белән мавыкмадым. Татарстаннан килүчеләр белән һәрвакыт аралашып, хәл белешеп тордык. Тормыш иптәшем, элек Минзәлә районына караган Таулар авылы кызы Маһия белән дә, Кемерово шәһәрендә танышып, шунда өйләнештек, пенсиягә чыкканчы шул шәһәрдә яшәдек. Бер кыз, ике улыбыз да әлеге шәһәрдә туып-үсеп, белем алдылар, – ди Салихҗан ага Прокопьевскидагы тормышы хакында.
– Сез бригадиШундый җаваплы эштә төрле җирдән җыелган, төрле милләт, төрле холыклы эшчеләр белән җитәкчелек итү авыр идеме?
– Эшләгән кешенең хезмәт хакы яхшы иде. Шуңа күрә бригададагы егетләрне тырышып эшләтү өчен бар көчемне юнәлтергә тырыштым.
Эшлиләр – шуның өчен яхшы акча алалар, хатыннары да канәгать, балаларының да өсте бөтен, тормышлары да җайлы. Шушы системаны аңлап алган кеше беркайчан да ялкауланмады, ни кушсаң – шуны үтәде. Без бит анда мал асрамадык, фатирда торгач, бакчаларыбыз да юк иде. Бөтен эшебез, шөгылебез – күмер чыгару булды.
– Үлем белән күзгә-күз очрашканыгыз, яки бригада эшчеләрегезнең фаҗигале рәвештә үлү очраклары булдымы?
– Өстән ишелеп төшкән таш астында ике мәртәбә калырга туры килде. Тартып чыгардылар, исән менә. Кул астында эшләгән егетләрем дә фаҗигаләрсез эшләделәр, шулай да, травма алу очраклары булгалый иде.
– Ни өчен алга таба яшәргә дә шунда калмадыгыз, Минзәләгә кайттыгыз?
– Минзәлә – яшәр өчен “прекрасный” шәһәр. Ә анда кер чыгарып эләсең – тузаннан каралып бетә, йөк поездларының тавышы бүген дә колагымда гүләп тора. Пенсиягә чыгарга берничә ел кала, тормыш иптәшем монда кайтып, шушы йортны сатып алды. 50 яшемдә пенсиягә чыккач, гаиләбез белән шушында кайтып төпләндек. Балаларны да үзебез белән иярттек. Кызганыч, хатыным белән бер улым иртә дөнья куйдылар, – дип көрсенеп ала Салихҗан ага.
– Эшләгән, яшәгән җирләре- гезне сагынасызмы соң?
– Сагындыра. Бер барып кайтасы да килә, ләкин юл ерак шул. Хәзер инде анда икенче тормыш, телевизордан ул якларны күрсәткәндә яңалыкларны игътибар белән тыңлап утырабыз.
Хәл белешергә күршесе – Зөхрә ханым, башка танышлары кереп тора, социаль хезмәткәр ярдәм итә Салихҗан агага. Уфада яшәүче кызы еш кайтып хәлен белешә, шалтыратып тора. Үзләренә алып китәргә күпме генә үгетләсә дә, әле аякта йөргәндә, сәламәтлеге булганда кызларына китәргә теләми. Үз өемдә үз көем дип, яши бирә.
Дифиза НУРИЕВА