Ел саен мәгариф тармагы вәкилләре август аенда бергә җыелып, узган уку елына нәтиҗәләр ясый, алга таба үсеш перспективаларын билгели. 25 август көнне район мәдәният сараенда уздырылган укытучыларның быелгы форумы зур оешканлык белән узды.
600гә якын укытучы, балалар бакчалары тәрбиячеләре, өстәмә белем бирүче педагоглар, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, төрле структура җитәкчеләре конференциядә катнашып, “Икенче буын федераль дәүләт белем стандартлары аша белем бирүнең сыйфаты белән идарә итү” темасына фикер алыштылар.
Муниципаль район башлыгы Айдар Салахов:
– Яңа кешене яңа шартларда гына формалаштырып була һәм моны балалар бакчасыннан ук башларга, сис- темалы эш алып барырга кирәк. Балалар бакчасыннан алып мәктәпне тәмамлаганчы булдырылган төзек система белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Мәгълүмати технологияләргә, чит телләргә, сәнгатьне аңларга өйрәтергә кирәк. Күрегез, укучыларыбыз үз куллары белән искиткеч күргәзмә әзерләгәннәр! Мәктәпкә бәяне БДИ генә бирми, аны комплекслы карарга кирәк. Ата-аналар белән бергәләп эшләү, массакүләм спортны җәелдерү дә мөһим.
Киңәшмәдә төп чыгышны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин ясады. Узган уку елына йомгак ясады, яңасына бурычлар, максатлар билгеләде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова:
– Минзәлә районы элек- электән педагогик кадрлар әзерләү төбәге булып торды, сезнең җирлектә ничә еллар буе укытучылар әзерләүче педагогия көллияте эшли. Бер ел эчендә ун позициягә күтәрелү җиңел генә бирелмәгәндер. Билгеле, бу район җитәкчелегенең сезгә булган игътибары, мәгариф бүлегенең, укытучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Бу башлангычыгыз дәвамлы булсын, уңышлар китерсен, – диде. Лилия Марсовна мәгариф өлкәсендәге, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә казанышлары өчен, мөгаллимнәргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, рәхмәт хатларын тапшырды.
Минзәлә районы быел белем сыйфаты буенча республикада 8 нче урынга күтәрелде. 2012/13 уку елында – 25 нче, 2013/14 нче уку елында -18 нче урында булган.
Район башлыгы Айдар Салахов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин төрле номинацияләрдә җиңүгә ирешкән педагогларга мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Хәниф Хөсәенов исемендәге мәртәбәле премиягә 2 нче урта мәктәпнең технология укытучысы Светлана Петрова лаек булды. Аны легендар шәхеснең тормыш иптәше Өммелхая Кәрим кызы тапшырды. 25 елдан артык Минзәлә педагогия көллиятенә җитәкчелек иткән Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты Миңнегөл Мифтахованы тәбрикләгәндә зал алкышларга күмелде. Чыннан да, чирек гасыр көллиятне җитәкләгән, аны Татарстанга гына түгел, чит төбәкләргә таныткан, ресурс үзәге дәрәҗәсенә җиткергән талантлы җитәкче моңа чын мәгънәсендә лаек.
В е т е р а н - п е д а г о г л а р да игътибардан читтә калмады. Аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте- ләр.
Төрле бәйге-фести- вальләрдә призлы урыннар яулаган балалар чыгышы, укучыларның төрле түгәрәкләрдә эшләнгән макетлары, роботлары, укытучыларның, тәрбиячеләрнең кул эшләре күргәзмәләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Аларның күбесе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.
Җәмгыять үсештә булсын өчен бер урында таптану ярамый, даими рәвештә өйрәнү, яңалыклар белән танышу, үзләштерү зарур. Мәгариф тармагында көннән-көн яңа технологияләр, заманча җиһазланыш, укытучыларга белемнәрен күтәрү, тәҗрибәләрен сынау, уртаклашу юнәлешендә мөмкинлекләр арта гына бара. Моннан файдалану кирәк.
сан
Районда 8 – урта, 7 – төп белем бирү мәктәбе, бер гимназия һәм кадет-интернат мәктәбе, урта һәм төп белем бирү мәктәпләренең 14 филиалы, 33 балалар бакчасы, Балалар иҗат йорты һәм социаль педагогия-психология үзәге эшли. 581 педагог белем бирә, шуларның 441 е (76%) – югары, калганнары (24%) урта махсус белемле.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА