Иминлек чаралары барланды

2015 елның 28 августы, җомга

1 сентябрь – Белем көне, иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Ә унбер ел элек шушы көнне Бесланда террорчылар коточкыч фаҗига оештырдылар.

Ул җан өшеткеч вакыйганы онытырлык түгел. Мон­дый фаҗигаләр башка кабатланмасын дисәк, безгә уяулыкны беркайчан да югалтырга ярамый. Күп халык катнашында уза торган бәйрәмнәрдә, башка чаралар­да бигрәк тә. Террорга каршы район комиссиясе уты­рышында сүз шул хакта барды.

Оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары халык арасында оешканлык һәм сизгерлек хакында аңлату эшләре алып барырга, бәйрәм көннәрендә дежур торуны оештырырга тиеш. Ташландык корылмалар, подваллар һәм чардаклар да игътибар үзәгендә булачак.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илсур Хаҗиев бәйрәм көннәрендә күрелә торган өстәмә саклану ча­ралары хакында мәгълүмат белән чыкты. Эчке эшләр бүлеге полиция нарядларын көчәйтергә, автотранспорт чараларын контрольсез кую очракларын булдырмаска һәм башка иминлек чараларын күрергә тиеш. Бу чорда барлык мәктәпләрдә дежур тору оештырыла, полиция хезмәткәрләре дә дежурлык итәчәк. Уку йортларында шулай ук өстәмә видеокүзәтү приборлары урнаштыры­ла.

Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге хакында рай­он янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Владимир Губернаторов сөйләде. Аның белдерүенчә, барлык мәктәпләр дә балаларны кабул итәргә әзер.

Утырышта шулай ук районның баш табибы Илдар Мансуров, мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдул­лин чыгыш ясады. 1-30 сентябрьдә «Экстремизмга – юк» айлыгын үткәрүгә әзерлек чаралары да каралды.

Утырыш эшен террорга каршы район комиссиясе секретаре Нәкыйп Илдарханов алып барды. Ул җаваплы хезмәтләрнең алда торган бәйрәмнәрне имин үткәрү буенча барлык чараларны күрүен таләп итте.

Әлфинә ВОРОБЬЕВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International