Мәктәпләр әзер

2015 елның 28 августы, җомга

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының муниципаль район буенча күзәтү эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторлары 2015-2016 уку елына гомуми белем бирү учреждениеләренең комиссия эшендә катнаштылар.

Быел 32 белем бирү учреждениесе тикшерелде.

– Тикшерү вакытында эвакуация вакытында чыгу юлларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирделәр. Шулай ук ян­гын сүндерү җайланмаларының, янгынга каршы сак- лану автомат системаларының, электр челтәрләрен һәм электр җиһазларының төзеклегенә, яна торган конструкцияләрнең уттан саклау өчен эшкәртү, ян­гынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларына игътибар ителде, – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының муниципаль район буенча күзәтү эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы Алмаз Әфләтүнов.

Күзәтчелек итү функцияләреннән тыш, инспектор­лар белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылар белән янгынга каршы өстәмә инструктаж уздырдылар.

Бүгенге көнгә янгын күзәтчелеге тарафыннан дәгъва юк, барлык гомумбелем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International