Мөшегеләр алга атлый

2015 елның 28 августы, җомга

Комбайннар басуга төшкәнне генә көткәндәй, коеп яуган яңгыр эшне туктатты да куйды. Комбайнчылар, сөйләшеп куйгандай, бер юлы кабинадан чыгып, төрлесе- төрле эшкә чумды. Хәзер исә басуларның кипкәнен һәм сабан бодаеның җитлеккәнен көтәргә кирәк.

“Әнәк” агрофирмасына караган Мөшеге бүлек- чәсе басуларында һәм районыбыз хуҗалыклары басуларында шундый үзенчәлекле күренеш быел еш күзәтелә. Әз генә төшкән тамчысы да урып-җыю эшләрен тот­карлый. Гомумән алганда, арыш – 98, арпа 174 гек­тарда суктырып алынган. Һәр гектар арыш – 23, арпа 25 центнер төшем биргән. Монда арышның «Тантана», арпаның «Ба­грец» сорты игелә. Икесе дә 1 нче репродукцияле. Шул ук вакытта игеннәре суктырып алынган басу­ларда эшкәртелә. Мөшеге бүлекчәсе управляющие Камил Шәймарданов бел- дерүенчә, игенчеләр һәр көндә генә түгел, ә һәр сәгатьне максималь фай­даланып калырга тыры­ша.

Бүлекчәдә 20 кеше эшли. Игенчеләр өчен төрле дәртләндерү чара­ларын куллануны йолага әйләндергән җитәкчелек. Мәсәлән, комбайнчы­ лар һәм шоферлар урак­ка җәлеп ителгән чакта печәнне төрелгән килеш ихаталарына китереп ау­даралар. Комбайнчылар көнлек нормасын үтәсә, аларга ким дигәндә 2400 сум акча исәпләнә.

Амбар алдында киләсе елга чәчү өчен орлык ка­либрлана, тиешле кон- дициягә китерелә. Орлык чистартуда машинист Фәрит Нургалиев, Ва­лерий Федоров, орлык төяүче Гөлназ Насретди­нова ал-ял белми хезмәт куялар. Шофер Вахит Насыйров чистартылган орлыкны складларга та­шып тора. Орлык калиб рлауда эшләүче маши­нистка бер тонна арпаны чистарткан өчен 19 сум 58 тиен, ә эшчегә 6 сум 40 тиен түләнә. Аларга сезон йөкләмәсен үтәсә, 3 цент­нер ашлык бушлай бирелә икән. Гомумән алганда, хезмәтчәннәрнең уртача айлык хезмәт хакы 20 мең сумнан ким түгел.

Камил сүзләренә ка­раганда, ягулык-майлау материаллары алдан ук хәзерләнгән, бу турыда аңлашылмаучанлык лар юк, хезмәтчәннәрне кырда ашату исә көненә ике тап­кыр оештырылган, техни­каны көйләү һәм ремонт­лау да басуда башкарыла.

Урып-җыюда бүлекчәнең Акрос-530 комбайнчыла­ры: Вазыйх Хәмәтвәлиев, Ирек Фазлыев, Дон-1500 дә хезмәт куючы Мөнир Гыйльмуллин, икмәк та­шучы шофер Әнәс Хари­сов югары күрсәткечләргә ирешәләр. Вазыйх – 5750, Ирек – 4476, Мөнир 2667 центнер ашлык суктырып алган.

акцент

Мөшегеләр киләсе елга чәчү өчен – 2260 центнер борчак, 3200 центнер арпа орлыгын хәзерләп куйганнар. Мөшегеләр борчак орлы­гын артык салганнар, 600 центнерын сатарга да планлаштыралар. Агрофирманың Татарстан бүлекчәсендә арыш, арпа, солы басулары урта­ча гектардан 35,6-41,6 центнер уңыш биргәннәр. Алар басуларга тавык тизәге керткәннәр, быел Мөшеге басуларына да киләсе ел уңышы өчен җирне эшкәрткәнче, зур арба белән тавык тизәге кертергә планлаштыралар

Дилфас ГАЛИЕВ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International