Һәр милләтнең үз горурлыгы

2015 елның 28 августы, җомга

Моннан 95 ел элек Татарстан Республикасы барлыкка килә. 1920 елның 27 маенда, РСФСР халык комиссарлары шурасы һәм Бөтенроссия Үзәк башкарма комитетының уртак карары нигезендә, Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы төзелә. Бу – хәзерге республикабызның башлангыч ноктасы. Шулай ук республикабыз быел тагын бер истәлекле дата –яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны да билгеләп уза. Моннан чирек гасыр элек, 30 август көнне, ТАССР Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасы суверенитетлыгы турында Декларация кабул ителә. Шушы вакыт эчендә республикабыз бар яктан да югарылыкка иреште, ләкин әле ул һаман да яшь, кайнар һәм киләчәккә бик күп планнар кора. Минзәләлеләр әлеге юбилей даталарына бәйле рәвештә республикабыз хакында нинди фикердә соң? Чираттагы сораштыруыбыз шул хакта.

Владиленин Мильчаков, шә- һәрнең мактаулы гражданы:

– Татарстан үзенең бердәм һәм ты­рыш халкы, уң- дырышлы туф­рагы, нефть ч ы г а н а к л а р ы белән бай дәүләт. Су­в е р е н л ы к безгә аерым бер дәүләт булып үсәргә юл ачты. Республика социаль-икътисадый яктан ныгыды, кешеләрнең социаль тормышы җайга салынды, төзелеш үсеш алды. Кайсы гына тармакны карама – бар җирдә дә инновацион технологияләр кулланыла. Балаларны укыту, белем бирү – югары дәрәҗәдә. Халык сәламәтлегенә дә зур игътибар бирелә: Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдә заманча дәвалау үзәкләре эшләп килә. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик культура белән шөгыльләнү өчен дә шартлар яхшырганнан яхшыра бара. Минзәләне генә алыйк: Боз сарае, бассейны, теннис үзәкләре булган өч спорт мәктәбе эшләп килә. Татарстанның башка районнарында да бар мондый спорт комплекслары. Әйтергә кирәк, мондый “роскошь”не Россиянең бар өлкәләре дә үзендә булдыра алмый. Дөньякүләм универсиадаларның, чемпионатларның башкалабыз Казанда узуы, Россия җыелма командалары арасында Татарстан спортчыларының катнашуы, аларның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе – күңелдә горурлык хисләре уята.

Любовь Галимова, тәрбияче ярдәмчесе:

– Т а т а р с т а н д а яшәвемә шат­мын. Тормышы­быз тыныч һәм җитенке. Эшлим дигән кешегә эше бар, хезмәт хакын вакы­тында биреп баралар, һәр милләт кешесе үз туган телендә иркен аралаша ала. 30 август көнне республикабыз үз юбилейларын лаеклы рәвештә билгеләп уза ала дип уйлыйм. Шул уңайдан бу көнне Минзәләбездә дә чараларга бай булган бәйрәм программасы халыкка тәкъдим ителсә, бу көннең әһәмияте тагын да артыр, һәркем күтәренке кәеф белән ял итәр иде. Роза Гумбарова, пенсионер:

– Һәрнәрсә чагыштыруда күренә диләр бит. Узган ел чит илгә – бертуганым янына кунакка барырга туры килде. Моңа чаклы беренче тапкыр 1993 елда барган идем анда. Инде ул вакытта ук анда эшсезлек хөкем сөрә иде. Хәзер дә шул ук хәл. Әйтик төзелештә нинди дә булса “шабашка” гына булса да эзләп еракка ук баралар, күпчелек халкы чит илләрдә эшләп көн күрә. Поездда шул илгә кайтучы егетләр белән барырга туры килде, чит илләрдә эшләп тапкан акчаларына телевизорлар, электр плитәләре алганнар, шуларны туган якларына алып кайталар. Тимер юллар Россиянең төрле авыллары аша уза. Каралты-курасыз, шифер түбәле, урам араларын алабута баскан, утын әрдәнәләре өелгән төбәкләр дә бар икән әле. Бер авылда колонка буена 200шәр литрлы савытлар белән суга чиратта торган кешеләрне күреп исебез китте. Ә бит бездә бөтенләй башкача. Мин күпфатирлы йортта яшим, фатирыбызга бар коммуникацияләр дә ялганган, ә ул кайнар суның агып торуына сөенүемне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Рәхәтләнеп яшим дип саныйм мин үземне: пенсиясен вакытында бирәләр, ашарыма- эчәремә бар, торган урыным иркен. Балаларымның да тормышы шулай, Аллага шөкер. Эшләп тапкан акчаңны начар гадәтләргә тотмасаң, ялкау булмасаң “җырлап” яшәргә була Татарстаныбызда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International