Хөрмәтле минзәләлеләр!
Сезне “Заиковский” хуҗалыгының һәр айның соңгы якшәмбесендә Әтрәкле авылында үткәрелә торган чираттагы ярминкәсенә чакырабыз. Монысы – бәйрәм ярминкәсе. Ул Республика көненә багышлана. Республикабызда, шул исәптән безнең Әтрәкле төбәгендә, төрле милләт кешеләре дус һәм тату гомер кичерә, кулга-кул тотынып тырыш хезмәт куя, табыннарыбыз муллыгына өлеш кертә. Барлык райондашларыбызны бәйрәм белән котлап, бәхетле тормыш, гаилә иминлеге, сәламәтлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез һәм бәйрәм ярминкәсендә көтеп калабыз. Ярминкәгә килүчеләр өчен әзерләнгән күңелле концерт программасы күңелләргә тагын да күтәренкелек өстәр дигән өметтә калабыз.
Ярминкә 30 август көнне иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Сезне бәйрәм ярминкәсендә көтеп калабыз!
Белешмәләр өчен телефон: 2-63-44, 8-9179177360.