Бүгенге көнгә кадәр Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбендә, канәгатьләнмәслек билге алып, аттестатсыз калган бер генә укучының да булмавы сөендерә. Ә бит зур уңышларның артында үз фәнен тирәнтен белгән, укучыларының язмышы өчен йокысыз төннәр үткәргән укытучының тырышлыгы, хезмәте, сабырлыгы яшеренгән.
Үзенең эшен яратып кына калмыйча, аңа бөтен барлыгын багышлаган фидакарь укытучыларның берсе – югары категорияле математика укытучысы Венера Камил кызы Гыймадиева. 1992 нче елда Казандагы иң данлыклы университетның математика факультетын тәмамлаган шәһәр кызы үзенең язмышын авыл белән бәйләргә ният кыла. Билгеле, мондагы тормышка күнегү җиңел генә бирелми. Иҗади яктан сәләтле, үз эшенә ихлас бирелгән укытучыны математика укытучысы итеп билгелиләр. 23 ел эшләү дәверендә балаларда үзе укыткан фәнгә мәхәббәт уятып, бәяләп бетергесез хезмәт куя, бай педагогик тәҗрибә туплый Венера. Һәр укучысының холкын аңлап, кирәк чакта гадәти булмаган эш алымнарын да кулланып, белем- тәрбия бирә ул. Тырыш педагог дәресләрен, яңа технологияләр кулланып, күңел җылысы белән бик үзенчәлекле, мавыктыргыч итеп үткәрә. БДИ дигән олы сынау да иң беренче аның җилкәсенә төшә. 2005 нче елда математикадан эксперимент рәвешендә кергән тәүге БДИ ны укучысы Ринат Хисамбиев “5” билгесенә тапшыра. Аннан соңгы еллардагы укучылары да сынатмый: БДИны югары балларга тапшырып, документ алалар, һәр елны Бөтенроссия математика олимпиадасының район турында призлы урыннар яулыйлар. 2013 нче елда 6 нчы сыйныф укучысы Нурфат Гыйльмиев, зона турында 2 нче урын яулап, башкалабызның иң дәрәҗәле уку йорты булган КФУ IT ЛИЦЕЙына укырга керү өчен сынау үтәргә чакыру ала. 3 этаптан торган конкурсны уңышлы үтеп, IT ЛИЦЕЙ укучысы булу бәхетенә ирешә. Ә бит 30-40 укучыдан торган авыл мәктәбеннән “җәүһәрләр” табу, аларны тиешле дәрәҗәгә күтәрү укытучы өчен бер дә җиңелләрдән түгел.
Саный китсәң, җаны- тәне белән хезмәт куйган мөгаллимнең казанышлары да, уңышлары да күп, мәктәп, район коллективы алдында да дәрәҗәсе югары. Инде 4 ел район күләмендә йомшак укучыларны БДИ га әзерләү кебек гаять катлаулы һәм җаваплы эшне аңа тапшыру да очраклы түгел. Күрше авыллардагы укучылар да репетитор буларак нәкъ менә аны сайлый.
Гадәттә укытучының үз балаларына вакыты калмый, диләр. Бу яктан Венера Камил кызы – үрнәк әни дә дияр идем мин. Кызы Алсу – Казан дәүләт медицина университетының 3 нче курсында бюджет бүлегендә белем ала. Улы Самат Тауасты Байлар мәктәбенең иң яхшы укучылары исәбендә. Булачак милләтпәрвәр дә әле ул. Буа шәһәрендә үткәрелгән «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» исемендәге I төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып 1 нче урын яулады.
Укытучының шәхси үрнәге дә укучылар арасында көчле тәрбия чарасы. Мин хезмәттәшемнең уңганлыгына, тырышлыгына, җитезлегенә сок- ланам. Йорт янындагы бакчасында нинди генә чәчәк, җиләк-җимеш агачы үсми, бар җирдә тәртип, чисталык. Уңган хуҗабикәнең кулы сизелеп тора. Кайчан килеп керсәң, ачык йөзле, кунакчыл. Шуңа күрә туган-тумача, дус-ишләр өзелми бу йорттан.
Илсөяр ВӘҖИЕВА, Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы