1 июльдән башлап салым түләүче физик затлар, үз документларына электрон имзаларын куеп, аларны “шәхси кабинет” аша салым органнарына җибәрә алалар. Шул рәвешле җибәрелгән документлар кәгазь документлар дәрәҗәсендә кабул ителәләр.
Квалификацияләнмәгән электрон имза физик затларга Россия ФНСның Раслаучы үзәге аша бушлай бирелә. Әлеге имза бары тик салым органнары белән физик затлар үзара “Шәхси кабинет” аркылы эш йөрткән очракта гына гамәлдә дип санала. Квалификацияләнмәгән электрон имза салым түләүче физик затка үз “кабинеты” аша физик затлар кеременә салына торган 3-НДФЛ формадагы салым декларация- сен, төрле кушымталарны тапшырырга мөмкинлек бирә.
Якын арада кулланучы электрон имзасын куеп, “шәхси кабинет” аркылы салым органына җибәрә ала торган документлар исемлеге артачак.
Квалификацияләнмәгән электрон имзаны кайдан һәм ни рәвешле алырга мөмкин булуы хакында тулырак menzela.ru сайтыннан укый аласыз.
Сүз уңаенда
Салым органнары тарафыннан 2014 ел өчен шәхси затларның транспорт һәм җир салымын, мөлкәт салымын санау һәм шулар нигезендә хәбәр хатлары җибәрү кампаниясе төгәлләнеп килә. Әлеге хатларда күрсәтелгән мәгълүматлар “Салым түләүче физик затның шәхси кабинетында” да урнаштырылган. Шул рәвешле, әлеге электрон сервиска теркәлгән һәркем, “кабинет”ына кереп, салымнары хакында мәгълүмат карарга һәм түләү башкарырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез: салым түләү өчен физик затлар 1 октябрьдән дә соңармаска тиеш.