Таланты да, көче дә җитәрлек

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Көләч йөзле, шат күңелле, тормыштан ямь табып яшәүче, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының Мактау кәгазьләренә, “Мәгариф өлкәсендә уңышлары өчен” Күкрәк билгесенә ия булган укытучыларның берсе ул.

Сүзем һәрьяктан үрнәк, таләпчән укытучы, шәфкатьле остаз, кешеле­кле, ярдәмчел хезмәттәш, абруйлы җитәкче Фәридә Разин кызы Саха­пова турында.

Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган кыз Алабуга дәүләт пе­дагогия институтына юл тота. Рус теле һәм әдәбияты факультетын уңышлы гына тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Әгерҗе районының Яңаул урта мәктәбендә башлап җибәрә. Аннан соң Дәвек урта мәктәбендә, соңрак Урыс урта мәтәбе ачылгач, беренчеләрдән бу­лып шушы мәктәптә эшли башлый. Менә 32 ел инде балаларга рус теле, әдәбияты укыта һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбаса­ры вазифасын башкара ул.

Балаларга сыйфатлы белем бирү – мәктәпнең төп максаты. Фәридә Разин кызының кул астында 21 пе­дагог шушы максатка ирешү юлында армый-талмый хезмәт куялар. Урыс урта мәктәбе тарихында мәктәпне справка белән тәмамлаган укучыларның булганы юк. Киресенчә, медальгә тәмамлаучы укучылар саны елдан-ел арта бара. Төрле дәрәҗәдәге тикшерүләр ва­кытында да мәктәбебез бары тик уңай яктан гына бәяләнә. Ә болар барысы да укыту-тәрбия эшләре бу­енча директор урынбасары Фәридә Сахапованың тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Расписание төзү, яшь укытучыларга үгет-нәсихәт бирү, бетмәс-төкәнмәс кәгазьләр белән эшләү өчен Ходай аңа талантны да, көчне дә кызганмаган. Моңлы тавы­шы белән дә күпләрне таң калдыра ул.

Аның дәресләрендәге җанлылык, бай мәгълүмат, дустанә мөнәсәбәт укучыларны бик тиз әсир итә. Ба­лалар тәҗрибәле укытучының дәресләрен бик теләп, кызыксы­нып укыйлар һәм югары уңышларга ирешәләр. Рус теле һәм әдәбияты буенча район һәм республика олим­пиадаларында яулап алган призлы урыннар – шуның нәтиҗәсе.

Бердәм дәүләт имтиханнары – укучының белемен генә түгел, укытучының эш нәтиҗәсен бәяләү өчен дә иң уңайлы ысул. Ел саен аның укучылары рус теле буенча иң югары балл җыючылар рәтендә.

Фәридә Сахапова укытучы гына түгел, ире өчен сөекле хатын, бала­лары өчен яраткан әни, кайнанасы өчен тырыш килен, оныклары өчен кадерле дәү әни дә.

Эльмира ӘХМӘТҖАНОВА, Урыс урта мәктәбе укытучысы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International