Изгелекләр эшлә

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Теге яки бу яктан социаль якланылмаган категориягә керүче гаиләләр өчен безнең районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үтте. Бу чара минзәләлеләр өчен яхшы традициягә әверелде, үзләре әйтүенчә, алар “бөтен дөнья” белән яшәү кереме түбән булган гаиләләргә балаларын яңа уку елына әзерләргә булышалар.

Балалар иҗат йорты территориясендә булачак беренче сыйныф укучы­лары өчен бәйрәм оешты­рылды. Аларны котларга район башлыгы Айдар Салахов, ТРның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Дәүләт Советы де­путаты Алмаз Шәрипов килделәр. Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре бу бәйрәмгә бик матур чы­гышлар әзерләгәннәр. Эшмәкәрләр, учреждение, предприятие җитәкчеләре һәм шәһәрдә яшәүчеләр ярдәме белән 73 беренче сыйныф укучысы барлык кирәкле комплект салын­ган портфельләр алды. – Елдан-ел балаларга булышырга әзер булган изге күңелле кешеләрнең табылуына мин бик шат. Беркем өчен дә сер түгел, авыр икътисади шартлар­да күп кенә гаиләләрнең балаларын мәктәпкә әзерләргә көчләреннән килми. Без авыл җирлегендә иганәчеләр белән нинди гаиләләргә ярдәм кирәген бергәләп ачыклыйбыз, ул безнең авылда теркәлгәнме, юкмы – анысы мөһим түгел. Әгәр алар язмыш кушуы буенча безгә килеп эләккән икән, аларга ярдәм кирәк һәм без, әлбәттә, аларга бу­лышабыз, – диде Конова­ловка авыл җирлеге рәисе Сәрия Билалова.

– Мондый акцияләр бик кирәк, бу күп кенә ата- аналар өчен зур ярдәм. Дүрт ел элек мин кызым­ны беренче сыйныфка җыйдым, 10 мең сум акча тотылды. Быел ике бала­ны җыям, матди яктан бик авыр. Елдан-ел канцто­варга, өс һәм аяк киеменә бәяләр арта, шуңа күрә кечкенә генә ярдәм дә безнең өчен бик мөһим, – дип сөенечен уртаклашты Екатерина Родичева.

сан

Быел безнең районда 300 бала беренче сыйныфка укырга бара, шуларның 73е ярдәмгә мохтаҗ. Иганачеләр ярдәме белән 143901 сум акча җыелды. 109500 сумга портфельләр алынды. Узган ел ”Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә азкеремле, күп балалы, имин бул­маган гаиләләрдәге 56 балага ярдәм ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International