Конкурс җиңүчеләре

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 маена кадәр барган “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсында 1нче мәктәпнең биология укытучысы Светлана Федотова җитәкчелегендә укучылар катнаштылар. “Мәктәп эко-патруле” конкурсында 3 номинация бар иде: “Иң актив укучы”, “Иң актив сыйныф”, “Иң актив мәктәп”.

Безнең укучылар махсус оеш­тырылган мобиль өстәмә белән санкцияләнмәгән урыннарда чүп-чар ятуын төшереп экология министрлыгына җибәрделәр, инспекторлар составы аларны бетерү буенча чаралар күрде.

Ура! Казаннан звонок: без­не башкалага тантаналы җыелышка ТР гомумибелем оешмаларының укучылары арасында “Мәктәп эко-па­труль” республика конкурсында җиңүчеләрне котларга чакырды­лар. Без ике номинациядә: “Иң актив мәктәп” номинациясендә проектор белән электрон такта оттык, шулай ук Диплом тап­шырылды. “Иң актив укучы” номинациясендә 9нчы сыйныф укучысы Ренат Талипов при­зер булды, аңа диплом һәм Samsung е5 телефоны бүләк иттеләр Шулай ук церемониягә призлы урыннарга җитмәгән конкурсның актив укучылары чакырылган иде: Ләйсән Салдаева, (6 сыйныф), Илдар Гәрәев (6 сыйныф), Карина Усова (7 сыйныф), Артем Зы­ятдинов (7 сыйныф), Алинә Бәдретдинова (7 сыйныф), Адель Га­рипов (9 сыйныф). Монда, Җиңү паркында безнең өчен – конкурс җиңүчеләре өчен уеннар, конкурслар, викториналар, эшләнмәләр ясау өчен мастер-класслар оештырылган иде. ТРның эколо­гия һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча үткәрелгән конкурста Минзәлә укучыларының актив катнашуын билгеләп үтте. Ул безгә укуда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм яңа җиңүләр теләде. Башкала­га бару, безнең өчен оештырылган бәйрәм, алган призлар, уңай эмоцияләр алга таба конкурсларда катнашырга зур этәргеч бул­ды. Мәктәп укучылары гына түгел, һәрбер кеше экологик хәлне төзәтер дип ышанам, табигатьне саклауда катнашырга, беренче чиратта үзеңне, ә аннан соң яшь буынны тәрбияләргә тиеш. Без шунда гына табигать белән урталык таба алабыз.

Светлана ФЕДОТОВА, 1 нче урта мәктәпнең биология укытучысы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International