Әтрәкледә – ярминкә!

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр!

Сезне “Заиковский” хуҗалыгының һәр айның соңгы якшәмбесендә Әтрәкле авылында үткәрелә торган чи­раттагы ярминкәсенә чакырабыз. Монысы – бәйрәм ярминкәсе. Ул Республика көненә багышлана. Респу­бликабызда, шул исәптән безнең Әтрәкле төбәгендә, төрле милләт кешеләре дус һәм тату гомер кичерә, кулга-кул тотынып тырыш хезмәт куя, табыннарыбыз муллыгына өлеш кертә. Барлык райондашларыбызны бәйрәм белән котлап, бәхетле тормыш, гаилә иминле­ге, сәламәтлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез һәм бәйрәм ярминкәсендә көтеп калабыз. Ярминкәгә килүчеләр өчен әзерләнгән күңелле концерт програм­масы күңелләргә тагын да күтәренкелек өстәр дигән өметтә калабыз.

Ярминкә 30 август көнне иртәнге 9 сәгатьтә башла­на. Сезне бәйрәм ярминкәсендә көтеп калабыз!

Белешмәләр өчен телефон: 2-63-44, 8-9179177360.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International