Николаевка төп гомумбелем бирү мәктәбендә яхшы күңелле, тырыш кешеләр эшли. Шуларның берсе – язмышын китапханә эше белән бәйләгән Наталья Алексеева.
Наталья Ивановна күпсанлы кызыклы һөнәрләр арасыннан күңеленә якын булганын – китапханәче һөнәрен сайлый һәм гомер буе шуңа тугры кала. Ул Алабуга мәдәният училищесының “Китапханә эше” бүлеген тәмамлаган.
Китапханәче буларак аның эшчәнлеге күпкырлы. Ул дәреслекләрнең һәм матур әдәбиятның электрон хисабын алып бара, компьютерны яхшы белә, укытучыларга методик әсбаплар, ә укучыларга әдәби китаплар сайлауда үз киңәшләрен бирә. Наталья Алексеева үз һөнәрен ярату өстенә көчле эрудициягә ия, яхшы оештыручы да ул, үз белемен, осталыгын күтәрү белән даими шөгыльләнә, һәр эшкә җаваплы карый. Аның тормыш шигаре – “Заманга җайлашу”.
Наталья Ивановнага балалар белән китапларга бәйле чаралар еш уздыра. Үз эшенә иҗади якын килә, яратып башкара, яңа технологияләргә таянып эш йөртә. Аның янәшәсендә кызыксынучан карашлы балаларны еш күрергә була. Әлеге мөлаем ханым аларга китаплар хакында шундый мавыктыргыч итеп сөйли – соңыннан һичшиксез әлеге китапны укып чыгу теләге туа тыңлаучыда.
Гаиләсендә игътибарлы һәм назлы хатын, балаларның нечкә күңелен тоемлаучы яхшы ана, ягымлы әби дә әле ул. Йорт-хуҗалыкларының, аллы- гөлле бакчаларының һәрвакыт тәртиптә булуы, көлеп торуы – аның яхшы хуҗабикә булуын сөйли.
Август аенда Наталья Алексеева күркәм юбилеен билгеләп үтә. Киләчәктә дә энергиясенең, иҗатының ташып торуын, гаиләсендә иминлек, бәхет кенә булуын телибез.
Ирина ЛАПШИНА, Николаевка мәктәбе профкомы рәисе