25 августка игеннәрнең 75 проценты урып җыелган, барлыгы 38386 гектар мәйданнан 82530 тонна ашлык суктырып алынган.
Һәр гектардан алынган уртача уңыш 21,5 центнер тәшкил итә. 10 мең тонна салам төргәкләргә төрелгән. Урып-җыю, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчүне дә берьюлы алып барырга кирәк. Районда 8400 гектарда көзге чәчү үткәрелде, шуның эченнән 5700 гектарда арыш, 2700 гектарда көзге бодай чәчелде. Хуҗалыкларда сенаж салу дәвам итә, район буенча барлыгы 50400 тонна сенаж салынган, бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә 19,7 центнер азык берәмлеге туры килә. Игеннәре җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртү 15100 гектарда башкарылды.
Комбайнчылар арасында ярышта Илгиз Шияпов, Леонид Кудрявцев, Рамил Хәлиуллин, Иван Буреев, Андрей Кауровлар алда бара.
«Уңыш-2015» көндәлегенең чираттагы чыгарылышы хуҗалыкларга шимбә көнне җибәреләчәк.