Минзәлә районында игеннәрнең 72 проценты урып җыелган

2015 елның 25 августы, сишәмбе

24 августка игеннәрнең 72 проценты урып җыелган, барлыгы 36480 гектар мәйданнан 78445 тонна ашлык суктырып алынган.   Һәр гектардан алынган уртача уңыш 21,5 центнер тәшкил итә.   

10 мең тонна салам төргәкләргә төрелгән. Урып-җыю, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчүне дә берьюлы алып барырга кирәк.  Районда план буенча барлыгы 20300 гектарда көзге чәчү планлаштырыла, 5500 гектарда  арыш, 2000 гектарда көзге бодай чәчелде, бу планда каралганның 37 проценты дигән сүз. Хуҗалыкларда сенаҗ салу дәвам итә, район буенча барлыгы 49500 тонна сенаҗ салынган, бу бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә 18,9 центнер азык берәмлеге туры килә. Игеннәре җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртү дәвам итә, бу эш 13800 гектарда башкарылды.

Дилфас Галиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International