Беренче спартакиада

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

“Кояшкай”, “Олимпиец”, “Бәхет аланы” сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче малайлар һәм кызлар “Бәхет аланы” лагеры стадионына үзләренең көчләрен, тизлекләрен сынарга җыелыштылар.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

Балалар ГТО нормасын тап­шырганда үзләренең көчләрен сынадылар: 60 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, биек һәм тәбәнәк аркылы бо­рыстан тартылу, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, баскан килеш иелү, шулай ук футбол һәм волейбол уйнадылар. Гому­ми команда зачетында беренче спартакиада җиңүендә “Олим­пиец” лагеры өстен чыкты. Шуңа күрә монда киләсе спар­такиада узачак. Һәрбер катна­шучы уңай энергия, оптимизм һәм, әлбәттә, приз алды.

Артем Зыятдинов:

– Мин “Кояшкай” лагерын­да ял иттем. Миңа бик оша­ды, күңелле булды. Һәркөнне төрле мавыктыргыч уеннар үткәрелде. Үземне яшь спортчы дип саныйм. Волейбол уйнарга яратам.

Никита Аманов:

– “Олимпиец” лагерында күп дуслар таптым. Смена тәмамланганнан соң лагерьны, дусларны сагыначакмын. Арка­да яткан килеш гәүдәне күтәрү буенча норматив үтәдем. Би­ремне үтәү кыен түгел иде. Фут­бол уйнарга яратам, футбол секциясенә йөрим.

Анжела Мясникова:

– Мин яраткан “Кояшкай” ла­герында каникулларны берен­че генә үткәрүем түгел. Монда һәрвакыт яхшы вожатыйлар, күп кенә күңелле дәресләр һәм алар көн саен безнең өчен кы­зыклы нәрсәләр уйлап табалар иде. Мин ике ел волейбол белән шөгыльләнәм һәм бу уенда кат­нашам

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International