Яшьлек дәртләре ташып тора

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Румил Насыйров “Мензелинские зори” агрофирмасында һәм районыбызда хезмәт куючы яшь комбайнчыларның берсе. Ул мәктәп елларыннан бирле җәйге каникул вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде, тәҗрибә туплады һәм быел “Тукано” комбайнын иярли башлады.

Румил Насыйров районыбызның Николаевка авылында туа, шунда 9 сыйныфны тәмамлагач Минзәлә авыл хуҗалыгы техни­кумына укырга керә.

Румил комбайнын карап, сакчыл һәм сәгать кебек эшләтә. Ул бүген шул комбайн белән 11649 центнер ашлык суктырыр­га өлгерде инде. Румил яшь комбайнчы булуына карамастан хуҗалыкта да һәм район буенча “Тукано” комбайнчылары ара­сында өченче урында бара. Румил үзенә ярдәмче итеп Алинә Батыршинаны алган. Алинә дә яшь вакытта әтисенә булышты, ул хуҗалыкта алдынгы комбайнчы булган Миңнур Батыршинның кызы. Алинә хуҗалыкта зоотехник вазыйфаларын башкарды, урак вакыты җиткәч акча эшлим, дип комбайнчы ярдәмчесе булырга карар кылган. Алар хуҗалыктагы өлкән комбайнчылар белән яры­шып эшлиләр һәм югары күрсәткечләргә ирешәләр.

 Районыбыз кырларында ике көндә 22 миллиметр яңгыр яуды. 20 августка игеннәрнең 63 проценты урып җыелган. 9 мең тонна салам төргәкләргә төрелгән. Район буенча 4900 гектарда арыш чәчелде. 47300 тонна сенаж салынган. Бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә 18,4 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Туфрак эшкәртү 9900 гектарда башкарылды.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International