Эш бирүчеләре мәҗбүри пенсия иминиятләве системасына иминиятләү взносларын түләп баручы 2014 елда эшләгән һәм бүгенге көндә дә эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларның август аеннан пенсия күләме үзгәрә. Алар агымдагы елның 1 гыйнвар – 31 июль периоды өчен өстәмә акча алачаклар.
Әлеге взносларны исәпкә алып, Пенсия фонды ел саен иминият пенсиясен киредән исәпли. 2014нче елдагы иминият взнослары күләмен исәпкә алып пенсиягә өстәлә торган акчалар суммасы соңгы тапкыр иске схема буенча исәпләнелә. Киләсе елдан исә кабат исәпләү 2015 елдагы иминият взнослары күләменнән чыгып исәпләнелә, ләкин яңа норма – баллар буенча. Максималь күләмдә өстәләчәк сумма өч балл белән чикләнәчәк, ул һәр елны индексацияләнә. Әйтик, ел дәвамында пенсионер өч баллдан артык эшли икән, өстәмә акча өчен шуның бары өч баллы гына алыначак. Эшләүче пенсионерларның пенсиясен кабат исәпләү үзләреннән башка башкарыла, моның өчен Пенсия фондына килү кирәкми.