Кешеләргә шатлык китерә

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Минзәлә шәһәрендә быел Җиңү паркы “Парклар һәм скверлар” республика президенты программасы буенча реконструкцияләнә.

14 августта Татарстан ли­деры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган Г.Тукай исемендәге парк һәм китапханәне ачты. Габдулла Ту­кай исемендәге уку һәм ял пар­кы Рөстәм Миңнеханов инициа­тивасы буенча игълан ителгән Парк һәм скверлар елы кыса­ларында реконструкцияләнде. Җиңү паркында башкарылган эшләр турында безгә рай­он башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Евгений Ба­сков түбәндәгеләрне сөйләде:

– Биредә 11 млн сумлык эшләр башкару күздә то­тыла. Ел башында паркны реконструкцияләүгә 270 мең сумлык проект-смета докумен­тациясе эшләнде. Бүгенге көндә паркта 8,8 млн сумлык эшләр башкарылды: Бөек Ватан сугышының кайтавазы булган сугышчан кораллар урнаш­тырылды, үзәк аллеяның брусчаткалары, Геройлар хөрмәтенә ку­елган бюстларның подставкалары яңартылды. Җиңүче Сугышчы постаментына һәм монументына реконструкция ясалды.

Шушы араларда парк периметры буенча велосипед һәм роли­клы конькида йөрү өчен юл да асфальтланды. Мәйданчыкны юл билгеләре һәм автомобильләр белән җиһазлагач, балаларга юл иминлеге билгеләре өйрәнү өчен шартлар тудырылачак. Паркта яктырткычлар урнаштыру өчен әзерлек эшләре башланды.

Паркның бер өлешендә (1000 кв.м) мини футбол өчен спорт мәйданчыгы төзелде, монда сферастройлыларның өлеше кер­де, субподрядчы оешма – «Бизнес флорспорт» эшчеләре ясалма үлән җәйде. Шулай ук тренажерлар, атынгычлар, башка бик күп төрле уен һәм спорт җайланмалары, кече архитектура формала­ры урнаштырылды.

Алга таба паркны яшелләндерү, агач һәм куаклар өстәп утыр­ту, автошәһәрчек ясау, беседкаларны монтажлау кебек эшләрне төгәллисе бар.

Җиңү паркы минзәләлеләр өчен ял, аралашу, үсеп килүче буын­да патриотик хисләр, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү урынына әверелер дип өметләнәм. Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы турын­да якты истәлек булыр.

Парктагы үзгәрешләрне минзәләлеләр файдаланамы соң?

Валентина Упаева, пенсионерка:

–Безнең йортыбыз паркка каршы гына, шуңа күрә элек тә парк­ка тәрәзәдән күз салып ала идем. Хәзер, реконструкция эшләре алып барылгач, парк бик нык үзгәрде. Җәйгелеккә оныкларым җыела, шулар белән бергәләшеп паркка чыгабыз. Балалар мәйданчыгы балаларның яраткан урынына әверелде, шәһәрнең башка урамнарыннан да яшүсмерләр, яшьләр, кунаклар да шушы паркка йөриләр. Хәрби кораллар янында фотоларга төшәләр. Ба­лаларга бик күп җайланмалар урнаштырылды, яшьләргә спорт мәйданчыгы төзелде. Без, өлкәннәр, эскәмияләргә утырып ял итәбез, тирә-юньдәге матурлыкка карап сокланабыз. Паркка килүчеләр башкарылган эшләрнең кадерен белсеннәр, шулай ук тәрбияләп үстерелгән агач-куакларга мәрхәмәтле булсыннар иде.

Никита Чернов, Заит Абеджанов, 14-15 яшь:

– Без монда дусларыбыз белән футбол уйнарга йөрибез. Яңа мәйданчык төзелүенә бик тә куандык.

Эльвира Федотова, 7 яшь:

– Без энем Александр белән атынгычта атынырга яратабыз, фо­толарга төшәбез, көн саен керәбез, биредә күңелле.

Татарстанда әлеге программа кысаларында 143 заманча парк һәм сквер хасил булачак (шуларның 75е яңабаштан төзелә, 68ендә капиталь ремонт ясала).

2015 елда ТР бюджетыннан “Парклар һәм скверлар” программасын гомуми финанслау күләме 1 млрд сум тәшкил итә. Респуб-лика лидеры Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, барлык проектлар да республика районнарында яшәүчеләр белән тикшерелде.

Румил Насыйров “Мензелинские зори” агрофирмасында һәм районыбызда хезмәт куючы яшь комбайнчыларның берсе. Ул мәктәп елларыннан бирле җәйге каникул вакытында комбайнчы ярдәмчесе

безнең өстәмә

Шәһәребездә Җиңү паркыннан тыш Ленин исемендәге, Муса Җәлил исемендәге, Солдат, Нефтьчеләр парклары, Школь­ный, Театральный, Троицкий, Больничный скверлары бар.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International