Закон нигезендә, әгәр дә пенсионерның барлык төр керемнәре РФ субъектларында билгеләнгән яшәү минимумы суммасыннан аз була икән – РФ Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан пенсиясенә өстәмә рәвештә федераль дәрәҗәдәге социаль өстәмә билгеләнә.
Аның күләме пенсионерның барлык керемнәре яшәү минимумы суммасына җиткәнче күпме сумма кирәк – шул сумма күләмендә билгеләнә. Пенсиягә өстәлгән социаль өстәмәне пенсионер пенсиясе күпме вакытка билгеләнгән – шул вакытка кадәр алачак. Законда каралганча, федераль дәрәҗәдәге социаль өстәмә пенсионер эшләгән вакытта, ягъни мәҗбүри пенсия иминиятләвенә ия булган очракта түләнми. Татарстанда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумы күләме – 6310 сум. 1 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 380 минзәләлегә федераль дәрәҗәдәге социаль өстәмә каралган.