Дәвек авылында Гомәр Хизбуллинны эшкә дәрт, тырыш, ышанычлы, юморга бай, үзешчән артист дип беләләр.
Хезмәт юлын мәктәпне тәмамлагач Яр Чаллы шәһәренең СПТУ- 8 дә киң профильле механизатор таныклыгы алгач, авылда ДТ-54 тракторында тракторчы булып башлаган. Гомәр “Кайда туган-шунда ярап куйган” әйтемендәгечә, инде 39 ел шунда эшли. Аннары МТЗ-52, МТЗ-80 тәгәрмәчле тракторларында да хезмәт куя Туган авылының җанга якын кырларыннан аны бары тик Ерак Көнчыгыш округында Комсомольск Амурда солдат хезмәте генә аерып тора, Гомәр анда хәрби төзүче була. Анда да сынатмый, төзелештә яхшы эшләгәне өчен медаль белән бүләкләнә. Үзе күп төрле Мактау билгеләре, әти- әнисе уллары хезмәт иткән частьтан Рәхмәт хатлары ала. Солдат киемен салу белән тракторга утыра. Гомәр ил алдындагы изге бурычын намус белән үтәгән егеткә тракторны биш куллап тапшыралар. Һәм ялгышмыйлар, чөнки аның кулына эләккән техника озак вакытка ватылып ятуның нәрсә икәнен дә белмичә 12 ел эшли. Аннары аны кукуруз игү буенча звеновод итеп куялар, булдыклы механизатор монда да сынатмый, кукуруздан яхшы уңыш алганы өчен берничә мәртәбә Коммунистик хезмәт ударнигы билгесенә лаек була. Гомәр хуҗалыкта инженер булып та эшләп ала. Хуҗалык таралгач инвестор авылны үз канаты астына алгач Гомәр башта МТЗ-80 тракторында, хәзер МТЗ-82,6 өр яңа тракторында хезмәт куя. Быел ул язгылыкта 1800 гектар чәчелгән җирләрне катоклады, аннары печән хәзерләүдә эшләде, хәзер агрофирманың төрле эшләрендә катнаша.
Авылдашлары Гомәрне алдынгы тракторчы итеп кенә түгел, үрнәк гаилә башлыгы буларак та белә. Тормыш иптәше Алия дә хуҗалыкта алдынгылар рәтендә була, терлекчелектә хезмәт куя, аның белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы улы Гаяз Яр Чаллы шәһәрендәге “Алгоритм” оешмасында мастер, кызы Гөлназ район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә экономист, кече улы Фаяз шәһәребезнең “Юбилейный” спорт комплексында директор вазыйфасын башкара. Кызганыч, бу бәхетле көннәрне Алия ханым гына күрә алмады, аны явыз үлем тартып алды.
Хезмәт ветераны Гомәр агрофирмада мул уңыш үстерүдә дә, терлекчелек продукциясе җитештерүдә дә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Үз эшен белеп, яратып башкаруы өчен коллективта да зурлыйлар үзен.
Дилфас ГАЛИЕВ