2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы. Шул уңайдан безнең районда аларның территорияләрен төзекләндерү эшләре бара.
Төзелеш эшләреннән башка, паркларны һәм скверларны җәй буе карап торырга кирәк. Күз ачып йомганчы анда чүп үләне үсә. 3 нче урта мәктәп укучылары “Нефтяник” паркын җыештырырга чыктылар.”Без брусчаткадан үсеп чыккан үләннәрне кырабыз, чүп җыябыз, үлән чабабыз. Мин үзем Изыскатель бистәсендә яшим һәм без монда ял итәргә, уйнарга киләбез. Безгә бит монда чиста булганда, үзебезгә дә күңелле”, ди 3нче мәктәп укучысы Кирилл Лазарев.