Узган елның декабрь аенда РФда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр ассоциациясе Новороссия балаларына һәм балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә ярдәм итү, аз гына булса да күңел җылысы, кәеф күтәренкелеге бүләк итүне үтенеп, Россия төбәкләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән иде.
Шуңа бәйле рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да хәйрия акциясен хуплап чыкты, актив катнашырга чакырды. Мондый акциянең беренчесе декабрьдә, Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар алдыннан уздырылды. Минзәлә мәгариф бүлеге дә акциягә кушылды, учреждениеләр актив катнашты. Аеруча шәһәрнең 3 нче урта мәктәбен, Хуҗәмәт, Татар Мөшегесе, Урыс, Матвеевка, Коноваловка мәктәпләрен, кадет интернат-мәктәбен, шулай ук Балалар иҗат йортын билгеләп үтәсе килә. Яңа ел бүләкләреннән тыш алар җылы оекбашлар, канцтоварлар белән дә ярдәм иттеләр. Бүләкләр (барлыгы 37 тартма) безнең учреждениедә җыелды һәм мәгариф бүлеге транспортында Казанга озатылды. Мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәгендә безнең районның бүләкләрне беренчеләрдән булып тапшыруын билгеләп үттеләр.
Июнь-июль айларында узган акциядә мәктәпләр генә түгел, шәһәрнең 5 нче, 8 нче, 10 нчы балалар бакчалары да катнашты. Башлыча канцтоварлар җыелды. Бүләкләр шул ук юл белән үзәккә тапшырылганнан соң, Мәскәүгә, аннары Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гуманитар конвое белән Донецк һәм Луганск шәһәрләренә озатылды. Бөтен Россия катнашкан әлеге акция 15 мең Донецк һәм 8 мең Луганск халык республикаларының беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә әзерләнергә ярдәм булды.
Ольга ИЛЬИНА, Балалар иҗат йорты директоры