Татарстанда һәр икенче эшмәкәр Пенсия фондына бурычлы. Билгеләнгән күләмдәге иминият кертемнәрен күчермәүчеләргә пени һәм штрафлар яный. Бүгенге көндә үз мәшгульлеген тәэмин итүчеләр 1 миллиард 900 миллион сум күләмендә тиешле, хезмәткәрләре булган предприятиеләрнең бурычы 2 миллиард 250 миллионга җиткән.
Мәгълүм булганча, Россиядә пенсия белән тәэмин итү солидар принципка таянып башкарыла, ягъни бүгенге эшләүче гражданнар үз хезмәт хакыннан бүгенге пенсионерларны тәэмин итә. Шуңа да эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренә социаль кертемнәр күчереп барырга тиеш.
Хәзерге вакытта республикабызда иминият кертемнәрен 230 мең кеше түли, ягъни алар өчен эш бирүче акча күчерә. Үз-үзен эш белән тәэмин итүче категория – адвокатлар, юристлар, фермерлар һ.б исә Пенсия фондына кертемнәрнен үзләре кайгыртырга тиеш. Мондыйлар республикабызда 89 мең тирәсе. Әгәр дә шәхси эшмәкәр эшчеләр яллаган икән, ул үзе өчен дә, хезмәткәрләре өчен дә билгеләнгән сумманы түләргә тиеш дип каралган.
Ялланган эшчеләре булмаган шәхси эшмәкәрләр ел саен түләнергә тиешле мәҗбүри сумма (кереме булу-булмауга карамастан) 18 610 сум дип билгеләнгән. Эшмәкәр моны ай саен 1550 сум итеп күчереп бара, яки ел ахырында тулы сумманы берьюлы каплый ала. Моңа өстәмә рәвештә бизнес белән шөгыльләнүче мәҗбүри медицина иминияте өчен 3650 сум да түләргә тиеш.
Әгәр дә эшмәкәрнең еллык кереме 300 мең сумнан артып китә икән, ул артык чыккан суммадан тагын бер процентны Пенсия фонды хисабына күчерә. Иминият кертеменең максималь дәрәҗәсе дә билгеләнгән. Миллиардлы табыш алса да ул 148 886 сумнан да артыгын түләмиячәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов искәртеп узганча, салым органнарына декларация тапшырмаган шәхси эшмәкәрләр, моны тиз арада эшләргә тиешләр. Эшмәкәр кереме буенча хисап тотмый икән аңа иминият кертеме максималь дәрәҗәдә исәпләнәчәк.
- Хәзерге вакытта теркәлгән эшмәкәрләрнең 25 проценты эшчәнлек алып бармый. Шәхси эшмәкәрләр булып теркәлгән, әмма бернинди хуҗалык эшчәнлеге дә алып бармаган кешеләр тиз арада салым органнарына хисаптан төшү өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әмма салым органнарына декларация тапшырмаган очракта аларга 148 885 сум күләмендә иминият кертеме исәпләнәчәк. Хисап тотканнарга да, алар бернинди керем алмасалар да мәҗбүри рәвештә абонент түләвен – 18 610 сум барыбер түләргә тиеш булачак, - дип аңлатып китте Марсель Имамов.
Марсель Имамов сүзләренчә, хәзерге вакытта шәхси эшмәкәрләрнең һәр икенчесе – 57 мең кеше Пенсия фонды алдында бурычлы. Бурыч күләме шактый саллы - 1 миллиард 900 миллион сум күләмендә. Җитәкче искәртеп узганча, гражданинның булачак пенсиясе вакытында түләнгән иминият кертемнәренә һәм аларның күләменә бәйле. Пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән эшмәкәрләр, нигездә, бик аз пенсиягә өмет итә ала икән. Чөнки аларның Пенсия фондындагы хисап счетында тупланган сумма хезмәт хакы алып эшләгән гади гражданга караганда өч тапкырга кимрәк икән. Шуңа да һәр шәхси эшмәкәргә үз иминият кертемнәренә җаваплы карарга киңәш ителә.