Яхшы башлангыч, дәвамы булырмы?

2015 елның 18 августы, сишәмбе

2015 ел - Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Республика бюджетыннан бу максатка бер миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу татарстанлыларның яраткан ял итү урыннары булган яшел зоналарның яңаларын булдырырга һәм булганнарын төзекләндерүгә мөмкинлек бирә.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

Минзәләлеләр шулай ук бу изге эштән читтә калмыйлар. 5нче ТОС җитәкчесе Валентина Автулева инициативасы бу­енча Нефтьчеләр паркында өмә оештырылды. Иртәнге сәгать унда тырмалар, себеркеләр күтәреп, 30 дан артык кеше паркны тәртипкә китерергә чыкты. Валентина Автулева, 5 нче ТОС җитәкчесе:

– Әлегә балалар каникулда, без өмә оештырырга уйладык. Шулай ук җыештыруны ике датага туры ки­тердек, берсе – 1 сентябрьга, икен­чесе – Нефтьчеләр көненә, бәйрәм көненә парк чиста булсын дидек. 3 нче урта мәктәп вәкилләре үлән чаптылар, без чабылган үләнне җыеп алабыз, ир-атлар агачларның корыган ботакларын кисәләр, куа­кларны тәртипкә китерәләр. Егор Юдин буяу сатып алды, шуңа күрә утыргычларны, һәйкәлнең поста­ментын һәм вышкасын буйыйбыз.

Галина Борисова:

– Яхшы башлангыч, тәртипкә китерергә кирәк. Мин паркка кар­шы яшим, кайчакта монда оныклар белән йөрим, бу ял итү зонасы һәрвакыт чиста булсын иде.

Зоя Лукьянова:

– Изыскательләр бистәсендә 1982 елдан бирле яшим. Мин аның төзелгән вакытларын хәтерлим әле. Парк һәрвакыт балалар һәм яшьләр белән тулы. Соңгы вакытта ул уңай якка үзгәрде, агачлар күп, утыргыч­лары яхшы. Мин бу башлангычка ва­емсыз кала алмадым, яраткан пар­кымны җыештырырга килдем.

Валентина Блинова:

– Шәһәрнең язмышы, аның чи­сталыгы мине һәрвакыт борчы­ды. Бу паркта минем оныкларым йөри, шуңа күрә мондый мөһим чарадан читтә кала алмадым. Бөтен минзәләлеләргә мөрәҗәгать итәсем килә: Чисталыкны өйдә генә түгел, урамда да саклагыз. Балала­рыгызны һәм оныкларыгызны урам­га чыгарганда, чүпләмәскә кирәген кисәтегез.

Фома Ермаков:

– Паркны җыештырырга чыктым, чөнки монда минем оныкларым уйный. Кичләрен алар бергә саф һава суларга чыгам. Уен, спорт мәйданчыгы бар, тагын нәрсә кирәк? Олылар өчен утыргычлар бар. Элек парк ташландык хәлдә иде, бар җирдә шешәләр, тәмәке төпчекләре, чүп-чар аунап ята иде. Хәзер парк бик үзгәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International